Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшь әниләргә айлык түләүләр каралган

2018 елның 1 гыйнварыннан беренче баласын тапкан яки асрамага алган гаиләләрнең айлык түләүләр алу хокукы бар. Хәбәрчебез Люция Сираҗиеваның яшь әниләргә яңа түләүләргә кагылышлы барлык сорауларына район халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Рәшидә Сәхәбиева җавап бирде.

- Беренче бала өчен кемнәргә түләүләр каралган?
- 2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче баласын тапкан яки асрамага алган хатын-кызлар айлык түләүләр алуга хокуклы, әмма 2018 елда гаиләнең җан башына уртача кереме 13713 сумнан артмаска тиеш - 2017 елның икенче кварталында эшкә сәләтле кешенең Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән 1,5 тапкыр зуррак күләмдә. Шулай ук Россия Федерациясе гражданы булу, Россия территориясендә даими яшәве кирәк.
- Пособие билгеләү өчен кайда мөрәҗәгать итәргә?
- Яшәү урыны буенча халыкка социаль ярдәм күрсәтү органына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
- Айлык түләүнең күләме нинди?
- 2018 елда айлык түләү күләме – 8490 сум. Ул Татарстан Республикасында билгеләнгән балалар өчен яшәү минимумы күләменә бәйле.
- Айлык түләүне билгеләсеннәр өчен нинди вакыт эчендә мөрәҗәгать итәргә кирәк?
- Әгәр бала туганнан соң алты айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать итсәләр, айлык түләү бала туган көннән гамәлгә ашырылачак. Калган очракларда – мөрәҗәгать иткән көннән.
- Айлык түләүләрне рәсмиләштерү өчен нинди документлар тапшырырга кирәк?
- Беренче чиратта, компенсация билгеләү өчен мөрәҗәгать иткәндә паспорт күрсәтергә кирәк. Пособиене рәсмиләштерү өчен баланың тууы яки уллыкка алынуы турында таныклык; 12 ай эчендә гаилә әгъзаларының керемнәре турында белешмәләр урын алган документлар; банкта ачылган исәп реквизитлары.
- Гаиләнең җан башына уртача кереме ничек исәпләнә?
- Барыннан да элек, хезмәт эшчәнлегеннән алган керемнәр исәпкә алына, монда стипендияләр дә, докторантларга, әзерлек бүлекчәләре тыңлаучыларына акчалата түләүләр дә керә. Шулай ук төрле пособиеләр, субсидияләр, компенсацияләр, ярдәм чаралары пенсияләр исәпкә алына. Әйтик, эшсезлек буенча пособие, матди ярдәм, вакытлыча эшкә сәләтсезлек буенча пособие, йөклелек һәм бала табу буенча пособие, шулай ук йөклелекнең иртә срогында медицина оешмаларында исәпкә баскан хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган пособие һәм хәтта җитештерүдә бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри чирләрдән мәҗбүри социаль иминләштерү буенча айлык иминият түләүләре.
- Гаилә составына кемнәр кертелә?
- Ата-аналар һәм аларның балигъ булмаган балалары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса