Яшь питрәчлеләрне палаткалы лагерьда ял итәргә чакыралар
12 яшьтән 16 яшькә кадәр балалар кабул ителә.
6 августтан 12 августка кадәр Питрәч авылында бушлай хәрби-патриотик чатыр лагере оештырылачак.
Кыз-малайларны хәрби сәнгатьнең төрле төрләре буенча тренировкалар, "Аҗаган" хәрби-кыр уены, видео-батл, бию батлы, учак янында чаралар көтә. Биш тапкыр ашату каралган.
? Теркәлү өчен түбәндәге телефон номеры буенча язарга яки шалтыратырга кирәк: 89196226111 - лагерь башлыгы.
? Заявка бирү өчен кирәк булачак: медицина тикшерүе, документлар пакеты (бала һәм ата-ана паспортының күчермәсе, туу турында таныклык, медицина полисы, страховка) һәм гариза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа