Яшьләр дә онытмасын

Якташларыбыз - Советлар Союзы Геройларының кече ватаннары буйлап автойөреш матур традициягә әйләнде. Быел Бөек Җиңүнең 69 еллыгы алдыннан район ветераннары, ДОСААФ хезмәткәрләре һәм яшьләр Геройларның туган авылларында булды.
Алар иртәнге унынчы яртыда бәйрәмчә бизәлгән 10 җиңел автомашина белән Советлар Союзы Геройлары Галимҗан Камалиев, Василий Осипов, Петр Гаврилов һәйкәлләренә венок һәм чәчәкләр салу өчен юлга кузгалды.
Автойөрештә район үзәге мәктәпләре укучылары, район хәрби комиссариаты вәкилләре, ветераннар, "Яшь гвардия" әгъзалары катнашты.
Җиңү символы, Россия һәм Татарстан дәүләт флаглары белән бизәлгән автомобильләр кортежы башта Питрәч авылындагы һәлак булган сугышчылар һәйкәле янына килеп туктады. Кыска вакытлы митингтан соң венок һәм чәчәкләр салды.
Ә Ленино-Кокушкинода автойөрештә катнашучылар Советлар Союзы Герое Галимҗан Камалиевны искә алды. Район хәрби комиссариаты вәкиле, майор Фәрит Вәлиев Герой батырлыклары турында җентекләп сөйләде, ул Днепрны кичүдә күрсәткән батырлыклары өчен югары исемгә лаек булган.
Олы Бутырка авылы илебезгә Советлар Союзы Герое Василий Осиповны бүләк иткән. Туган авылында Геройга һәйкәл куелган. Бу көнне анда да чәчәкләр һәм венок салынды, һәйкәл янында җирле мәктәп укучылары почетлы каравылда торды.
Автойөрешнең соңгы этабы Петр Гаврилов исеме белән бәйле. Күндә дә митинг булды, Петр Гаврилов бюстына һәм һәлак булганнар һәйкәленә венок һәм чәчәкләр салынды. Петр Гавриловның туган авылындагы музее аеруча соклану уята.
Хезмәт ветераны Афанасий Слепнев Геройның туган авылы Әлбәденгә кайткач, бергәләп балык тотуларын искә алды. Ул шулай ук якташының Брест крепостендагы батырлыклары турында сөйләде. Ветеран Габделбари Кәримов Петр Гавриловның район торак пунктларында йөреп, авыр язмышы, крепостьне ничек саклавы турында сөйләвен искә алды.
Әйе, яшь буын Герой якташларыбыз турында белә: фильмнар карый, әдәби әсәрләр укый. Әмма автойөрештә катнашу һәм Геройлар бюстларына чәчәкләр салу - онытылмаслык вакыйга.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.200
-
28 июнь 2022 - 13:38Бу җомгада редакциядән бүләк алучылар билгеле булачак Һәр әбүнәчебезнең газетага язылган өчен призлар оту* мөмкинлеге бар.3000
-
28 июнь 2022 - 12:31Питрәч районында су коену өчен җиһазландырылган урыннар юк Быелгы җәй безне эссе көннәр белән сөендермәсә дә, район сулыкларында ял итүче кешеләр еш кына күренә: халык кызына, балык тота, ә кайберләре су коена, бу бик куркыныч күңел ачу чарасы булып санала.4300
-
28 июнь 2022 - 11:05Питрәч районында сусыл азык әзерләү тулы куәткә бара «АгроЛак-К» безнең районның алдынгы хуҗалыкларының берсе. Биредә терлек азыгын беренче булып әзерли башладылар һәм күпьеллык үләннәрдән сенаж салу планын беренче булып үтәделәр.5800
-
28 июнь 2022 - 09:32Район газетасына язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгыз Туган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**126600
-
28 июнь 2022 - 09:25В районном Доме культуры Пестрецов прошел выпускной бал
-
28 июнь 2022 - 09:25В ДОЛ «Чайка» прошла учебная тренировка по эвакуации
-
27 июнь 2022 - 10:17Питрәч парлары арасында фотоконкурс игълан ителәУл Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган146300
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.215100
-
6 май 2022 - 10:52Газетага язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгыз Туган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**324600
-
27 май 2022 - 11:092022 елның II яртыеллыгына «Вперед» («Алга») район газетасына язылу дәвам итә Безнең белән калыгыз - трендта булыгыз!228100
-
2 июнь 2022 - 10:40Питрәчтә Сабантуй милли бәйрәмен үткәрү датасы билгеле булды Тиздән Питрәчтә наратлыкта традицион бәйрәм узачак.166500
-
17 июнь 2022 - 11:34Питрәчлеләргә «Әлбәден» хәрби уеннары» программасын тәкъдим итәбез Фестиваль 18-19 июньдә узачак.160800
-
8 май 2022 - 12:00Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә җәйге каникул башлану вакытын игълан итте Ата-аналардан күп санлы мөрәҗәгатьләр килү сәбәпле159400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-939-375-85-09 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика