Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рафил Нурмөхәммәтовның Физкультурачылар көне белән котлавы
Хөрмәтле спортчылар, тренерлар, физкультура хәрәкәтендә катнашучылар һәм ветераннар, спорт яратучылар!
Сезне ихлас күңелдән Физкультурачылар көне белән котлыйм.
Бу бәйрђм спорт һәм физкультура белән шөгыльләнүне үз һөнәре итеп билгеләгән һәм сәламәт яшәү рәвешен сайлаган кешеләргә карата хөрмәт билгесе булып санала. Бүген физкультура хәрәкәте меңләгән кешене берләштерә. Без район һәм бөтен Татарстанның спорт өлкәсендәге данын арттырган талантлы кешеләр алдында баш иябез. Профессиональ спортчыларны, балаларны һәм яшьләрне физик әзерләү буенча тренерлар һәм педагогларның эше хөрмәткә лаек. Спорт белән шөгыльләнү сезнең сәламәтлекне ныгытуга гына түгел, актив тормыш рәвеше алып барырга һәм максатларга ирешергә ярдәм итә. Сезгә спортта да, тормышта да уңышлар һәм яңа җиңүләр телим!
Рафил Нурмөхәммәтов, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа