Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Язгы кыр эшләренең уңышлы узуы, техника төзеклегенә бәйле

Кояш көннән көн югарырак күтәрелә, кырларда кар катламы кими бара. Яз иртә килер дип көтелә, шуңа күрә аграрийларга техниканы ремонтлау эшен ашыктырырга кирәк. Чөнки чәчү кампаниясенең уңышлы узуы һәм киләчәк уңыш язмышы техника төзеклегенә бәйле. Без районның иң алдынгы һәм зур авыл хуҗалыгы берләшмәсе «Ак Барс-Питрәч»дә булдык һәм киләсе сезонга әзерлек барышы турында белдек.

- Безнең хуҗалыкта техника күп, - дип сөйләде авыл хуҗалыгы машиналары буенча инженер Ленар Гайниев, - язгы кыр эшләре башланганчы  төрле агрегатларга агымдагы ремонт ясала. Механизаторларның тәҗрибәсе, осталыгы, кирәкле запас частьләр булу нәтиҗәсендә эш тоткарланмый.
Беренче эш итеп тырмаларны ремонтлый башладык  һәм бу эшне үз вакытында тәмамладык. Монда слесарьлар Анатолий Горшунов һәм Александр Якимов, шулай ук тимерче Эдуард Суляев тырышып эшләде. Эдуард оста куллы, алар Динар Заһидуллин белән бергә шушы көннәрдә чәчкечләрне ремонтлап бетерәчәкләр. Тәҗрибәле белгечләр һәр детальне, һәр узелны рәткә китерә. Шулай ук катокларны ремонтлау бара, алар барлыгы унөч данә. Биредә универсаль эретеп ябыштыручы Азат Кәримуллин эшли.


- Беренче чиратта, каток өчен тагылмаларны ремонтларга кирәк, - дип сөйләде Азат, - сезон дәвамында алар бик нык искерә, шуңа алар ныклап төзәтүне сорый.  Ә бит мине тракторлар, комбайннарның ремонт остаханәсендә, автопаркта башка эшләр дә көтә. Кайвакыт кыенлыклар килеп туса, терлекчелек фермасына барам.
Предприятиедә мин унике ел элек Ленино-Кокушкинодагы училищены тәмамлагач, электр-газ белән эретеп ябыштыручы белгечлеге алгач килгән идем. Эш күп булса да, миңа эшем ошый, коллективыбыз да әйбәт.
Хатыным Мәрьям кошчылык фабрикасында эшли, без өч бала тәрбияләп үстерәбез, кызыма сигез яшь, икенче кызыма – ике яшь, улыма бер яшь, - дип санап китте ул.
- Җәен, кыр эшләре вакытында Азат гел тракторда. Басуда ук САК эретеп ябыштыру агрегаты техникасына ярдәм күрсәтә. Ул үз эшен яхшы белә. Күптән түгел Т-150 тракторы өчен универсаль арба җыеп чыкты, - дип мактады үз кул астында эшләүчесен Ленар Гайниев. Үзе дә династияне дәвам итүче, әтисе Фәрит Кәбирович озак вакытлар бу хуҗалыкта инженер булып эшли. Ленар «Ак барс-Питрәч» ҖЧҖгә 2013 елда аграр университетны тәмамлаганнан соң килде. Ашлык җыю комплексында механик, инженер булып эшли, ә узган елның июленнән аны авыл хуҗалыгы машиналар буенча инженер итеп билгеләгәннәр.
- Мин техникага балачактан гашыйк. Без яшь чакта дусларым белән машина-трактор паркында слесарьлар булып эшләдек, олыларга ярдәм итә идек.
Хәзер эшләр күп, алда безне җаваплы чор көтә. Язгы кыр эшләре сезоны уңышлы узар дип өметләнәбез, - диде Ленар Гайниев.

 


Район буенча 244 тракторның 180е, 35 чәчкечнең 29ы, 12 чәчү комплексының 5се, 105 культиваторның 73е ремонтланган.
«Ак барс-Питрәч» ҖЧҖ, «Агрола» ҖЧҖ, «Рацин-Шәле» ҖЧҖ, «Макс-Ойл» ҖЧҖ хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау тәмамланып килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса