Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әйе, мин сайлауларга барачакмын!

14 сентябрь - якшәмбе көнне булачак мөһим сәяси вакыйга Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутат сайлаулары алдыннан без районда яшәүчеләргә мөрәҗәгать иттек. Алар сайлауга барырга җыена микән?

Вазыйх һәм Сания, пенсионерлар:
- Без сайлауларга һичшиксез барачакбыз. Моңа кадәр дә бер генә сайлауны да калдырганыбыз юк, һәрвакыт гаиләбез белән барып сайлап кайтабыз. Бу сайлауларда да һәр кеше үз тавышын үзе ышанган кандидатка бирергә тиеш дип саныйм. Бөтен питрәчлеләрнең дә сайлауларда катнашуын теләп калам.
Лилия, хокук саклау органнары хезмәткәре:
- Ничек бармыйсың инде? Әлбәттә, барабыз! Бу көнне һәр кеше үз тавышын бирергә тиеш дип саныйм. Шуның өстенә, безнең эшебез дә ул көнне халык янында булуны таләп итә.
Ксения, студент:
- Сайлауларда катнашырга җыенам. Дусларым белән бергәләп барачакбыз. Яшьләр һичшиксез сайлауларда катнашырга тиеш дип саныйм. Без киләчәгебезне үзебез сайларга тиеш. Моны безнең өчен кемнең дә булса эшләвен теләмим. Мин үзем беренче тапкыр сайлаячакмын. Шуңа бераз дулкынланам да.
Светлана Михайловна, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе:
- Мин үземне районыбыз тормышында актив катнашам дип саныйм. Шуңа күрә дә бер сайлаудан да читтә калмыйм. Гаиләмне дә танышларымны да сайлауда катнашырга чакырам. Сайлау алды кампаниясе барышында кандидатларның программасын өйрәнеп кемгә тавыш бирәчәгемне хәл итеп куйдым. Беренче чиратта авыл хуҗалыгы үсешен республикабызның тагын да чәчәк атуын телим.
Илдар, авыл хуҗалыгы хезмәтчәне:
Сорап торасыз тагын! Барабыз әлбәттә. Бу безнең бригадада иң төп тема хәзер. Хуҗалыкта эшләр бик күп, тик шулай да сайлауга барырга вакыт табачакбыз. Минем өчен сайлауларда катнашу бик мөһим мәсьәлә.
Татьяна Александровна, пенсионер:
- Барам, барам. Безнең тавыш ил киләчәген хәл итәсен яхшы беләм. Мин һәр кеше сайлауларда катнашырга, үз бурычын үтәргә тиеш дип саныйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса