Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җәйге каникулларга баланы кая куярга?

Сез әле дә балагызны җәен нәрсә белән шөгыльләнәчәген белмисезме? Нәкъ менә хәзер бу турыда уйланыр вакыт, чөнки җәйге каникулларга вакыт бик аз калып бара. Балаларга җәйге лагерьга юллама сатып алырга өлгермәгәнсез яки җәйгә аны әбиләренең кайсысына җибәрергә икәнен әле дә хәл итмәгәнсез икән, бу очракта сезгә мәктәп яны лагерьлары менә дигән альтернатива була ала. Быел питрәчлеләргә балалар ялын тәэмин итү өчен төрле вариантлар тәкъдим ителә.

Районның барлык уналты мәктәбендә 3 июньнән мәктәп яны лагерьлары эшли башлый. Аларга 7 яшьтән алып 12 яшькәчә мәктәп укучылары йөри ала, ул мәктәп базасында оештырыла һәм көндезге вакытны күздә тота. Бала көне буе укытучылар күзәтүе астында үзе өчен гадәти булган атмосферада була, ә кич белән өйгә кайта. Районның зур мәктәпләре каршында сменага уртача 40-50 бала кабул итәргә планлаштыралар.
Мәктәп яны лагереның тагын бер мөһим өстенлеге - аның бәясе түбән булуда. 21 көнгә юллама барлыгы уртача 518 сум тора. Өстәмә рәвештә кинотеатр яки күчмә экскурсияләргә барган өчен генә түләргә туры киләчәк. Аның икенче уңай ягы шунда, мәктәп яны лагере якында гына урнашкан һәм беркая да барып йөрергә кирәкми. Бу – кече яшьтәге мәктәп балалары һәм әле җитәрлек дәрәҗәдә мөстәкыйль булмаган балаларның каникулларын үткәрүнең бик яхшы бюджет варианты.
Моннан тыш, мәктәп базасында ял һәм хезмәт лагерьлары да бар. Аларга 12-15 яшьлек балалар йөри ала. Әлеге лагерь программасына мәктәп яны участокларында, бакчаларда аграр эшләр керә. Балалар җәй дәвамында яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Ягъни, алар җәй дәвамында саф һавада булалар. Хезмәт лагерьлары тулысынча бушлай эшли.
Мәктәп яны лагерена йөрү өчен ата-аналардан гариза һәм баланың сәламәтлеге буенча чикләүләр булмавы турындагы медицина белешмәсе кирәк.
Мәктәп яны лагерена йөрүдә ятим балаларга, күп балалы, тулы булмаган, аз керемле гаилә балаларына, инвалид балаларга ташламалар бирелә.
Моннан тыш, безнең районда балалар өчен кичке ял мәйданчыклары бик популяр булып тора. 3 июньнән 29 августка кадәр һәр көнне дүшәмбедән җомгага кадәр 17-00дән 20-00гә кадәр җаваплы педагоглар балаларның яшәү урыны буенча ялын тәэмин итәләр. Ягъни алар белән хәрәкәтле уеннар уйныйлар, спорт ярышлары, конкурслар, викториналар оештыралар. Балалар аларда катнашкан өчен грамоталар һәм төрле призлар ала алалар. Район буенча Молодежная, Техническая, Перчков, Казанская, Космонавтов, Осипов, Осиново бистәсендә һәм Ленино-Кокушкино авылында төп сигез мәйданчык эшләячәк.
- Мәгариф бүлегенә ел саен республика лагерьларында профильле сменаларга бушлай квоталар бүлеп бирелә. Быел җәй бездә яшьләр мәгариф форумына Биләргә 7-10 көнгә өч смена барачак. Мондый лагерьлар ярдәмендә балалар ял итеп кенә калмыйча, яңа кешеләр белән дә таныша алалар. Анда, кагыйдә буларак, проектлар әзерләүче, флешмобларда һәм семинарларда катнашучы, иҗат белән мавыгучы активистлар, лидерлар һәм балалар җибәрелә. Бу сменалар балалар өчен бушлай, - дип сөйләде балалар иҗат йорты директоры Дарья Юматова.
"Акчарлак» лагерена килгәндә, ул традицион режимда эшләячәк.
- Сменалар 9 июньнән башлана һәм 30 августта тәмамланачак. Юлламаның тулы бәясе 16000 сумга якын. Муниципаль һәм дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең балалары өчен ташламалы бәяләр 21 көн өчен 3974 сум 2 тиен тәшкил итәчәк, - дип сөйләде безгә ОДМС методисты Анастасия Цирюльникова.
Ел саен лагерьны оештыручылар балаларны үз программалары белән гаҗәпләндерә. Балалар театральләштерелгән тамашаларда, спорт уен ярышларында, иҗади конкурсларда катнашалар, тематик түгәрәкләргә һәм секцияләргә йөриләр.
Лагерьга барыр өчен медицина белешмәләре һәм башка документлар тәкъдим итәргә кирәк. Балаларны сменага әзерләү өчен ата-аналарга белешмәлек һәм киңәшләр бирелә.
Быел диңгезгә Анапада «Витязево», Сочи шәһәрендә «Дружба» һәм Кырым утравында «Лучистый» лагерьларына юлламалар алырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса