Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ышанганнар – отты, ышанмаганнар – оттырды

Без шулай тәрбияләнгән инде, газета-журнал укымый тора алмыйбыз. Әмма аларга язылу бәяләре кискен югары күтәрелде. Шул уңайдан быелның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугатка язылу кампаниясе үзенчәлекләре турында Питрәч почта элемтәсе башлыгы Надежда Михайловна ЖУРАВЛЕВА белән әңгәмә корып алырга булдык.

Наҗия ГАЛИЕВА
ВРЕЗКА: Районда 20 почта элемтәсе бүлекчәсе бар, аларда 43 почтальон эшли. Надеждино, Пимәр, Кәвәл почта бүлекчәләрендә башлык һәм почтальон вазифасын бер кеше башкара ягъни почтаны үзләре тарата.
- Надежда Михайловна, әбүнә кампаниясенең иң мөһим үзенчәлеге нидә?
- Быел дәүләт язылу кампаниясенә субсидияләрне бетерде. Шул сәбәпле, "Россия почтасы " газета-журналларны тарату тарифларын яңадан карап чыгарга мәҗбүр булды. Һәм, нәтиҗәдә, вакытлы матбугатка язылу бәяләре артты.
- Бу турыда элгәре хәбәр ителде, шулай бит?
- Әйе. Шуның өчен дә икенче яртыеллыкка язылу кампаниясе алдыннан 1 ай элек вакытыннан алда яздыру мөмкинлеге булуы турында игълан ителде.
Барлык почта бүлекчәләренә, почтальоннарга бу турыда хәбәр бирдек. Чөнки иске бәядән яздырып була иде.
- Бүлекчәләр эшләрен ничек башкарды соң?
- Мин аларның җиң сызганып эшләүләрен билгеләп үтәргә телим. Районның барлык почта бүлекчәләре дә бүлеп бирелгән заданиене арттырып үтәде. Әгәр былтыр бу чорга вакытыннан элек яздыру 10-15 процент кына башкарылган булса, быел ул 30 процентка җитте. Ә район газеталары "Вперед"-"Алга"га хәтта 1500 данә җыелды. Бу планның 50 проценты.
- Аеруча өлгерләрне аерып күрсәтә аласызмы?
-Һичшиксез. Болар: Белкино бүлекчәсе - 75 процент, Күн - 65, Татар Казысы - 64, Надеждино - 48, Кибәч - 40, Пимәр - 47, Татар Тау Иле - 43, Янсуар - 46.
- Надежда Михайловна, оешма, учреждениеләр, предприятиеләр турында ни әйтерсез?
- Һәрвакыттагыча, "Агрострой" өлгерлек күрсәтте. Почта элемтәсе үзәгендә һәммәсе бәя артуын белгәнгә, барлык хезмәткәрләрен яздырды, Питрәч 1 нче һәм 2 нче, коррекция мәктәпләре, мәктәпкәчә балалар учреждениеләре, редакция, "Шатлык" приюты бик актив булды.
- Халыкны бәяләрнең кискен артуы борчый. Арзанрак бәядән язылу әмәле юкмы?
- Бар. Мәсәлән, почта бүлекчәләрендәге абонемент ящикларына һәм "до востребование" ягъни почтага үзең барып алу шарты белән язылырга була. Мондый ящиклар районның эре торак пунктларында - Питрәчтә һәм Ленино-Кокушкино авыллары почта бүлекчәләрендә бар. Ә инде "до востребование" дигәненә башка почта бүлекчәләрендә дә язылып була. Болай эшләгәндә, бәяләр 30-36 процентка кимрәк чыга. Мисал өчен, "Ватаным Татарстан" газетасына язылу бәясе пенсионерлар өчен алты айга 736 сум 50 тиен. Абонемент ящигына язылу 478 сум 20 тиенгә төшә. Оешмаларга бигрәк тә отышлы килеп чыга. Газет бәясе алар өчен ташламасыз булганда - 938 сум, ә ташлама белән абонент ящигына язылу 678 сум 74 тиен була. Аерма 258 сум.
- Моның өчен нишләргә кирәк?
- Почтага килеп, башта гариза бирергә, аннары килешү төзергә һәм билгеле бер чорга абонемент ящигы өчен түләргә генә кирәк. Элек ярты елга моның өчен 132 сум алына иде, быел халык өчен - 272 сум, оешмалар өчен 810 сум.
Бу уңайлыктан китапханәләр күптән файдалана. Бик отышлы килеп чыга.
- Әгәр пенсионер теге яки бу сәбәп белән почтага килә алмаса?
- Әгәр өенә китерергә кирәк булса, ташлама 5 процент кына була.
- Хәзер электрон язылу гамәлгә кереп бара, бездә бармы бу уңайлык?
- Бар. Әмма гариза үзәк почта бүлекчәсенә барганлыктан, почтага чылтыратып, почтальон чакыруы җиңелрәк дип саныйм.
- Соңгы сорау. Вакытлы матбугатка кайчанга кадәр язылырга мөмкин?
- Төбәкараныкыларга 18 июньгә кадәр язылып бетәргә кирәк, ә республика һәм район газеталарына 27 июньгә кадәр. Аннан да соңга язылсаң, бер айга соңрак киләчәк. Ягъни июльдән түгел, ә августтан. Оешмаларга май аенда язылырга кирәк. Чөнки заказ 5 июньдә генә китә.
- Инде почта бүлекчәләренең эш сәгатьләре турында мәгълүмат бирик.
- Бик рәхәтләнеп. Авыл бүлекчәләрендә эш сәгате иртәнге сәгать 9дан 12гә кадәр, район үзәгендә - иртәнге сәгать 8дән кичке 5кә кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса