Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ышансаң да, тикшереп карарга кирәк

Мошенниклар төрле призлар уйнату юлы белән кешене кыен хәлдә калдырырга да мөмкин.

Әлеге приз уйнатуларда, аны тәкъдим итүчеләр җиңеп чыга да инде. Хәзерге вакытта җинаятьчеләр мошенниклыкның бик күп башка төрләреннән бик оста файдаланалар. Алар үзләрен социаль, коммуналь, почта һәм башка хезмәт вәкилләре буларак күрсәтергә мөмкин. Шулай ук бик тиз терелтә торган дару сатып алырга яки бозым-сихердән арындыруны тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Яки телефон аша чылтыратып, үзләрен банк хезмәткәре дип ышандырып, банк картасы аша кешене акчасыннан коры калдырырга да мөмкин.

Халыкны күпме генә кисәтсәк тә, мошенниклар тарафыннан алданган кешеләр турында һәрдаим хәбәр ителеп торуга да карамастан, алар катлаулы хәлдә калуларын дәвам итәләр. Кеше бигрәк ышанучан хәзер. Менә шушы араларда гына, 5 ноябрьдә, мошенниклык гамәле теркәлде. Питрәч районы кизү тору частена граждан Х. мөрәҗәгать итте, ул үзенең банк картасыннан билгесез ир-атның 15 мең сум акчасын урлавын хәбәр итте. Зыян күрүче аңлатуынча, 4 ноябрьдә аның хатыны интернет челтәрләренә 15 мең сумга бала караваты сатуы турында белдерү куйган, шулай ук үзенең телефон номерын да язган. Икенче көнне телефонга билгесез ир-ат чылтыраткан һәм караватны сатып алырга теләвен әйтә, аннан банк картасы номерын сорый, янәсе карават өчен акчаны шунда күчерә. Әлеге хатын-кыз билгесез ир-атның барлык шартларын да үти. Шуннан соң граждан Х.ның мобиль телефонына СМС-хәбәр килә, анда банк пароле күрсәтелгән була. Аннан соң аның хатыны бернинди шикләнүләрсез билгесез кешегә саннар тезмәсен әйтеп яздыра. Берничә секундтан соң иренең телефонына 15 мең сум салдырып алу турында СМС-хәбәр килә. Граждан Х. билгесез кешенең телефонына чылтырата, әмма көлгән тавыш кына ишетә, аннан соң телефон бөтенләй сүнә. Мошенник эшен җиренә җиткереп башкарып чыга.

Бу очракта, кешенең үзләре гомердә дә күрмәгән, таныш булмаган затка сукырларча ышанулары гаҗәпләндерә. Күргәнегезчә, авыр хәлдә калуыгыз бар.

Хөрмәтле гражданнар, андый тәкъдимнәр белән чылтыратучыларга ышанмагыз. Иң яхшысы, шикле фактлар турында 02 һәм 3-12-10 телефоннары буенча Росия Эчке эшләр министрлыгының кизү тору частена хәбәр итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса