Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йөкләмәләрне үтәмәгән очракта грантны кире кайтару суд аша башкарыла

Шушы көннәрдә район прокуратурасы тарафыннан КФХ хуҗаларының берсенә карата терлекчелек фермасын үстерү өчен грант бирү шартларын тикшерү үткәрелде. Әлеге тикшерү нәтиҗәләре буенча, фермер тарафыннан йөкләмәләр үтәлмәгән, шуңа күрә акчаны кире кайтарырга туры килгән.

Моңа кадәр районның КФХ хуҗаларының берсе Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан гаилә терлекчелек фермасын үстерүгә акчалата грант алган. Әлеге грант «2014 елда Татарстан Республикасында фермер хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы белән каралган иде. Килешү шартлары нигезендә, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аңа 50 баш мөгезле эре терлек симертү өчен гаилә терлекчелек фермасын үстерүгә күпмедер күләмдә акча бирә. Фермер грант акчаларын терлекчелек фермасын төзү һәм реконструкцияләүгә тотарга тиеш була. Алар арасында төзелгән килешү нигезендә, фермер әлеге КФХда грант алганнан соң кимендә биш ел эшләргә тиеш була. Шартлар бозылган очракта, бирелгән грантны ун көн эчендә кире Татарстан Республикасы бюджетына кайтарырга кирәк. Күрсәтелгән акчаларны ирекле рәвештә кире кайтарудан баш тарткан очракта, алар закон буенча мәҗбүри тәртиптә кире кайтарылырга тиеш. Прокуратура тикшерү барышында фермер үз өстенә алган йөкләмәләрне үтәмәгәнлеген билгеләде һәм Татарстан Республикасы бюджеты файдасына 1 200 мең сум акча түләттерү турында судка мөрәҗәгать итте.  Район суды карары белән прокуратура дәгъвасы канәгатьләндерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса