Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әйләнә-тирәдәгеләрнең хокукларын хөрмәт итмәгән һәркемгә штраф яный

Безнең һәрберебезнең үзебез теләгәнчә яшәү мөмкинлеге бар. Тик кайвакыт кеше ирегеннән чамадан тыш файдалана һәм шуның нәтиҗәсендә башкаларның уңайлы яшәешенә комачаулый башлый. Төзекләндерү кагыйдәләрен бозып башкаларга борчу тудырганнар белән районда махсус административ-техник инспекция шөгыльләнә.

АТИ хезмәткәрләре төрле сәбәпләр буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзи ала. Иң киң таралганнары арасында – чит участокларда төзелеш материаллары өеп кую. Еш кына бу өемнәрнең хуҗалары территорияне тәртипкә китерү җаваплылыгын күршеләренә яки якын тирәдәге йортларда яшәүчеләр өстенә йөклиләр.
Шулай ук АТИ хезмәткәрләре җәйге чорда йортлары янындагы чүп үләннәренә игътибар бирмәүче питрәчлеләргә еш юлыгалар. Бу биек булып үскән үләннәр машина йөртүчеләргә дә куркыныч тудырырга һәм шуның аркасында юл-транспорт һәлакәте килеп чыгарга мөмкин.
Машина йөртүчеләр өчен шулай ук сыерлар, үгезләр, атлар һәм башка хайваннар киртә булырга мөмкин. Аларның кинәт юлга килеп чыгуы бар. Хайваннар бәйдә булса да, аларны караучысыз калдыру катгый тыела.
Кайбер кешеләр территорияне үзләренә уңайлы итеп коймалап алырга тели. Аларга моны эшләргә шлагбаумнар, коймалар һәм хәрәкәтне чикләүче башка чаралар ярдәмгә килә. Әмма башта койма белән әйләндереп алынган участокның тәгаен үзегезнеке икәнен дәлилләгез.
АТИ даими рәвештә утырышлар үткәрә, аларга кагыйдә бозучылар үзләре дә чакырыла. Беркетмә карала, шуннан соң тиешле карар кабул ителә. Кагыйдә бозучыларга штраф салына.
Югарыда санап үтелгән барлык очраклардан тыш, сирәгрәк булганнары да бар, шулай ук аларга да административ җәзалар каралган. Соңгы җыелышларның берсендә, мәсәлән, бер гражданның өендә адреслы табличка куелмаган булуы турында фикер алыштылар. Болардан тыш яшел зоналарда машина кую, тиешсез җирдә сату-алу оештыру кебек гамәлләр өчен дә штраф салулары бар икәнен онытмагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса