Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җылы көннәргә дә, кызу печән өстенә дә күп вакыт калмады

Аграрийларның эше бер генә көнгә дә туктап тормый. Чәчү тәмамланып килә, һәм инде хәзер авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бөтен игътибарларын алдагы азык хәзерләүгә юнәлдерә. Җаваплы һәм киеренке чор башланганчы республика районнарында азык хәзерләү техникаларының һәм азык саклагычларның әзерлеген тикшерәләр. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм “Татагрохим” хезмәткәрләреннән торган комиссия безнең район хуҗалыкларында булды.

Комиссиянең беренче тукталышы “Рацин-Шәле” ҖЧҖ хуҗалыгы булды, аннан соң алар “Агролак” ҖЧҖ, “Ак Барс Питрәч” ҖЧҖгә бардылар.

Кул белән азык хәзерләгән вакытларның нинди авыр хезмәт булуын хәзерләүчеләр яхшы белә. Печәнне чабарга, аны киптерергә, җыярга, аннары  төяп, саклау урынына  алып кайтырга кирәк. Һәм җәй буена күп тапкыр әлеге эшләрне башкарырга туры килгән. Хәзерге вакытта  әлеге авыр физик хезмәт авыл хуҗалыгы машиналары ярдәме белән күпкә җиңеләя төште.

“Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ хуҗалыгы бу планда мактана ала.

- Язгы кыр эшләре уңышлы төгәлләнеп килә, хәзер исә киләсе этап башланганын көтәбез. Безнең тәҗрибәле коллектив һәм ышанычлы техника бар. Әле барлык машиналар да әзер түгел, хәзерге вакытта кайберләре ремонтта. Бүген бездә  куәтле пресс-җыйгыч "Ньюхоланд Бигбалер" 1290 бар, азык әзерләү эшләре вакытында төп йөкләмә, гадәттә, аңа төшә. Бөтен республика буенча мондый куәтле агрегатлар күп түгел, - ди "Ак Барс Питрәч" ҖЧҖ хуҗалыгының баш инженеры Александр Куранов.

Хәтерләвебезчә, быел яз, гадәттәгегә караганда соң килде. Кыш айларында синоптиклар март аеның салкын һәм карлы булачагын әйткән иде. Шуңа да карамастан, суык яз чәчүгә комачауламады, бары тик ул соң башланды һәм соңга калып төгәлләнәчәк кенә. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы эшләренең киләсе этабына төпләп әзерләнү өчен аграрийларның вакыты аз калып бара.

- Бу чорда бик тыгыз эшләячәкбез, хәзерге вакытта чәчүдә эшләүчеләр азык әзерләү техникасына күчеп утырдылар, ашлык җыю комбайннарын ремонтлауга бәйле мәсьәләләр карала. Республиканың көньяк районнары белән чагыштырганда, бездә азык культуралары әле кирәкле биеклеккә ирешмәделәр. Авыл хуҗалыгы эшләре һәрвакыт һава шартларына бәйле. Хәзер явым-төшемнәр файдага гына булыр иде, - дип билгеләп үтте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Сабиров.

Хуҗалыкларны тикшерү нәтиҗәләре буенча, махсус комиссия билгеләп үткәнчә, районда азык әзерләүгә әзер хуҗалыкларга "Рацин-Шәле" ҖЧҖ (аның активына 42 балл өстәлде), "Ак Барс Питрәч" ҖЧҖ (41 балл) һәм "Агролак" ҖЧҖ (40 балл) керә.

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдына тагын бер мөһим бурыч - азык әзерләү мәсьәләсе куелды. Терлекләрнең кышлавы ни дәрәҗәдә туклыклы булуы шуннан тора. Беренче мөмкинлек туганда ук, аграрийлар печән һәм сенажны запаска калдыра башлаячак.

 

 

Быел районда азык культуралары өчен 16 мең гектар җир бүленеп бирелгән, аларның 10 меңе - күпьеллык үләннәр, калган мәйданнар - берьеллык үләннәр, азык катнашмалары һәм кукуруз. Районда ашлыкны 16 комбайн, 7 үзйөрешле чапкыч ярдәмендә җыячаклар. Шулай ук 35кә якын пресс-җыйгыч, 60ка якын чапкыч һәм төрле төрдәге печән әйләндергечләр бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса