Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йокысызлыктан коткаручы гадәти булмаган ысул уйлап тапканнар

Британиядә яшәүче бүлмә гөлләре буенча белгеч Ричард Чешир йокысызлыктан коткаручы гадәти булмаган ысулны атаган.

Белгеч фикеренчә, йокы бүлмәсендә күпьеллык  үсемлек – валериана үсеп утырса, кешенең йокысы яхшыра. Валериананың киптерелгән  тамырыннан тынычландыручы чаралар ясауларын ишеткәнегез бардыр. Белгеч сүзләренчә, бу үсемлек бүлмәне дә бизи, аның татлы исе йокыга талырга булышачак. “Үзенең кечкенә алсу һәм ак төстәге чәчәкләре белән валериана сезнең йокы бүлмәгездә матур булып утырачак, – ди Чешир. – Аны йөзәр еллар элек йокы белән проблемалар булганда, шул исәптә йокысызлыктан  җәфаланганда да, кулланганнар. Валериана тамыры исен сулау да йоклап китәргә булыша һәм йокының сыйфатын яхшырта”.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса