Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йолдызлар питрәчлеләргә ни вәгъдә итә?

29 ноябрь – 5 декабрьгә йолдызнамә

Кучкар (21.03 – 20.04) Хаталарны барлап, тиешле нәтиҗәләр чыгарырга вакыт. Якын киләчәктә үзегезгә җиңелрәк булсын өчен шулай кирәк. Күңелегез теләгән кыйммәтле әйберне бик отышлы бәядән сатып алу мөмкинлеге чыгачак.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Шәхси тормышта – барысы да ал да гөл. Мөнәсәбәтләр дә җылы, матди хәл дә зарланып утырырлык түгел. Дөрес, бурычны түләргә туры килер, әмма бу гаилә бюджетында әллә ни зур чагылыш тапмас.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Тырышлыгыгыз әкренләп кенә үз җимешләрен күрсәтә башлаячак. Әкренләп кенә икән, димәк, әлегә өстәмә керемнәр эзләми мөмкин түгел. Күптәнге танышларыгыз, кинәт кенә үзләре турында искә төшереп, юмартлык күрсәтергә мөмкин.

Кысла (22.06 – 22.07) Онытылмаслык чор! Күңелле очрашу-күрешүләргә, искитмәле чараларга чакырырлар. Әлбәттә инде, болар кәеф-рухыгызда уңай чагылыш тапмый калмаячак. Өстәвенә әле бик отышлы тәкъдим дә булачак.

Арыслан (23.07 – 23.08) Искитәрлек чор түгел: бүген бүләккә сөенсәгез, иртәгә нәрсәгәдер күңелегез сүрелер кебек. Рәхмәтле була белегез, шул чагында барысын да җиңел кичерерсез, дип өйрәтә йолдызлар. Хәйрия юлына басып алырга мөмкин: йөзе белән кире кайтачак!

Кыз (24.08 – 22.09) Авызны белеп кенә ачып, саклык белән аралашыгыз: юкса сүзләрегезне бөтенләй кирегә борып сөйләп йөрүчеләр барлыкка килер. Әле тагын үзегезгә басым ясаулары да булып алырга мөмкин. Ә менә сөеклегез белән йомшаграк сөйләшегез – әллә кемләнүнең мөнәсәбәтләргә зур зыян салуы бар хәзер.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Эш мәсьәләсе алгы планга чыгар. Начар түгел бу: шулай итеп, сез карьера баскычыннан югарырак күтәрелүгә ирешәчәксез. Әлбәттә инде, гаилә турында да онытмагыз. Юкса үпкәләш чыгарга мөмкин.

Чаян (24.10 – 22.11) Нинди генә эшкә тотынсагыз да, аның уңышлы барып чыгасына шик юк. Бу чорда бер яхшы гадәтегез барлыкка килер. Нәтиҗәдә яңа кешеләр белән танышып, үтә дә өметле планнар белән яши башлаячаксыз.

Укчы (23.11 – 21.12) Бик күп вак-төяк эшләр көтә сезне. Авыр булмаса да, күңелне тынгысызларга җитеп торачак алар. Игелекләр кылу өчен искитмәле дәрәҗәдә әйбәт чор: яхшылыгыгыз үзегезгә йөзе белән кире кайтачак.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Тирәгездәгеләргә ярдәм кулы сузу мөмкинлеге пәйда булыр. Аннан файдаланыргамы-юкмы икәнен үзегез хәл итәсез. Мөһим эшләр планлаштырыгыз: барысы да уңышлы килеп чыгачак. Ә менә чыгымнарны әлегә кичектереп тору әйбәт.

Сукояр (21.01 – 19.02) Кайбер эшләрегезнең очына чыгу өчен сабырлык кирәк булачак. Җитәкчегезгә берәр нинди эшлекле тәкъдим җиткерү өчен уңайлы чор. Хезмәттәшләрегез арасыннан берәве, саксыз сүзләр ычкындырып, үзегезне үпкәләтергә маташыр.

Балык (20.02 – 20.03) Йорт мәшәкатьләре күп вакытыгызны алыр. Аның каравы атна ахырында эшегезнең нәтиҗәләренә сөенеп бетә алмассыз. Ярдәм  тәкъдим итүчеләр белән саграк булыгыз: аларның ихласлыгы чамалы.


Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X