Йорт салыр өчен агачны ничек сайларга?
Өй салуның ние бар, мүклисе дә чутлыйсы, дисәләр дә, мондый зур эшкә тотынган кеше аның кыенлыкларын, эш башлаганчы сизелмәгән-күренмәгән якларын үзе генә белә.
? Аның өчен өлгергән агачларны сайлап алырга кирәк. Сагызы агызылмаган булуы шарт.
? Агачның төбе яхшы. Очы тиз чери.
? Йорт салырга агачны кышын әзерлиләр, чөнки бу вакытта ул ныгыган, көч туплаган була. Ә җәен ул күп көчен яфракка бирә. Икенчедән, сагызы агып, кулга ябышмый. Эшләргә дә җайлы, чөнки тиз ярылып китә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа