Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юбилеегыз белән сезне, Рәхилә апа!

Татар Тау Илендә яшәүче хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Рәхилә Шәрип кызы Габдрахмановага 26 гыйнварда 95 яшь тулды. Шушы истәлекле вакыйга белән аны туганнары, якыннары һәм дә район җитәкчелеге котлады.

Бу көнне хезмәт ветеранының кечерәк өендә бәйрәм ыгы-зыгысы иде. Олуг юбилейга балалары, оныклары, онык балалары кунакка кайткан. Район үзәгеннән дә кунак көтәләр иде. Шуңа да иртәдән үк мул табын әзерләнгән. Ул бөтен өйне алып тора иде. Бәйрәмчә киенгән хуҗабикә Рәхилә апа кәнәфидә утыра.
Бераз гына юбилярның тормыш хәле турында сөйләп үтим әле. Рәхилә апа фронтовик ире Газиз абый белән 8 бала тәрбияләп үстерәләр. Алар әти-әниләренә 30 онык бүләк итә! Бүген гаиләдә тагын 16 онык баласы һәм 1 онык баласының баласы бар. Ветеран апа күпсанлы оныкларының исемнәрен дә хәтерләп бетерә алмый хәтта, әмма алар белән горурлануын яшермәде.
- Без хәзер бик яхшы яшибез! Балалар да, оныклар да яхшы кешеләр булып үстеләр, мине онытмыйлар, кайтып, хәлемне белеп торалар, - ди ул сөенеп.
Биографиясендәге кайбер вакыйгаларны исеннән чыгарган булса да, кайберләрен бик яхшы хәтерли - әле кичәгедәй күз алдына китерә Рәхилә апа.
- Балачактан колхозда эшләдем. 12 яшьләр булгандыр. Печән чаптык, эскерт койдык, колхоз малын карадык... Тормыш бик авыр иде. 40 нчы елда иремне армия хезмәтенә алдылар. Мин ике бала белән калдым. Сугыштан контузия алып кайтты, авырды... - ди ул көрсенеп.
Рәхилә Шәрип кызы илебез өчен бик авыр чорларны кичергән буын вәкиле. Ачлыгын да, сугыш ачысын да, сугыштан соңгы җимереклек елларын да узган ул. Бөтенесен өеп биргән, диярсең! Әмма күңел ярасына, авыр эштән кәкрәйгән кулларына, чир-сырхауларына карамый, ул матур итеп елмая: Елмаймый мөмкин түгел, чөнки тормыш җиңел, әйбәт, яхшы яши бит!
Кызы Нургаян аны соңгы дистә елда тәрбияләп-карап. Рәхилә апа көннәрен күбрәк тәрәзә янында үткәрә. Ул үтеп-сүтеп йөргән машиналарны карашы белән озатып кала, хәерле юл тели, кешеләргә имин тормыш сорап догалар кыла.
Авылдашлары да аның тәрәзә төбендә утыруын белә. Шуңа да өйләре яныннан узганда, әбигә кул болгап китәләр. Юбилей көнендә дә ул гел тәрәзәгә күз ата иде. Ул бу юлы кунаклар көтте. Алар да озак көттермәде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Вәлиуллин, аның урынбасары Валентина Урысова, халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Эльгиза Фәйзуллина, акъәбине район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин исеменнән котларга килделәр. Хуҗабикә бөтен бүләкләрне, шулай ук чәчәкләрне рәхмәт әйтеп алды. Аның дулкынланудан алсуланып киткән йөзендә нур балкый иде. Ул район хакимияте ягыннан күрсәтелгән игътибарга, хөрмәткә бик шат иде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, безнең районда бүген Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары, тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны булып торучы 80 кеше яши. 90 һәм аннан да өлкәнрәк ветераннарны район җиткчелеге өйләренә барып, юбилей белән котлый. Бу инде матур традицягә әйләнде. Чөнки алар фидакарь хезмәтләре һәм илебезнең имин тормышы өчен зур тырышлык күрсәткән лаеклы гражданнар. Һәрберсе дә хөрмәткә, ихтирамга бик лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X