Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юбилей уңаеннан иң матур теләкләр

Безнең районда озын гомерле кешеләрне юбилейлары белән котлау матур традициягә әверелде. Күптән түгел генә Әлбәден авылында яшәүче Михаил Мураткин һәм Шәле авылыннан Тәскирә Зарипова 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтте. Мондый юбилей - кеше тормышында бик мөһим һәм зур мәгънәгә ия, һәркемгә дә бу яшькә кадәр яшәү насыйп булмый бит. Аларның һәрберсе авыр тормыш юлы узган, сугыш афәте кичергән, үзен аямыйча тырышып эшләгән кабатланмас язмышлы кешеләр. Юбилярлар үзләренең туган көннәрендә Россия Президенты Владимир Путиннан шәхси котлау хаты, район башлыгы Илһам Кашаповтан котлау открыткасы һәм истәлекле бүләк алды.

"Беркайчан да сынатмадык"

Әлбәден авылында яшәүче Михаил Васильевич Мураткинга күпне күрергә туры килгән. Бу буын колхоз да төзи, дәһшәтле сугыш елларын да уза, илне дә торгыза.
- Иң мөһиме, беркайчан да сынатмадык. Болай озак яшәрмен дип уйламаган идем. Гомер искән җил кебек үткән дә киткән, - диде ул.
- Сез район тарихында билгеле эз калдырдыгыз һәм аның үсешенә зур өлеш керттегез, - дип билгеләп үтте башкарма комитет җитәкчесе Альберт Хәбибуллин юбилярны котлап.
Михаил Васильевичның тормышы җиңел булмый. Әтиләре 1941 елда Мәскәү астында сугышта һәлак була. Энекәшләре һәм сеңелләре турында кайгырту, ә иң кечесенә бары 1,5 яшь кенә була, гаиләдә олы бала булган Михаил җилкәсенә төшә.
- Сугыш башланганда, миңа 12 яшь иде, - дип искә төшерә юбиляр. – Әтине фронтка алып киттеләр. Миңа бер-ике ат биреп, кырга эшләргә җибәрделәр. Ниндидер мизгелдә атлар алга ыргылдылар, ул вакытта әле минем аларны туктатырга көчем җитми иде. Үзем дә егылдым, суканы да тотып кала алмадым...
Бүген әлеге мизгелләрне ул елмаеп искә төшерә. Ә ул чагында тылда бик авырга туры килгән. Үзләре ач булса да, барлык кирәк-яракларны фронтка җибәрә торган булганнар: барысы да җиңү хакына.
- Җиңдек бит! Зур югалтулар булса да, җиңдек! – ди юбиляр, горурланып.
Сугыштан соң, Михаил Васильевич 3 ел Германиядә, Берлиннан 35 километрда урнашкан шәһәрдә хезмәт итә. Армиягә киткәнче, авылдашы Марияга өйләнергә һәм улы Василийны күрергә өлгерә ул. Тормыш иптәше белән бергә алар ике ул һәм кыз үстерәләр. Аларга белем, ә иң мөһиме, яхшы тәрбия бирәләр. Балалары бүген кылган изге гамәлләр моңа үрнәк булып тора. Үскәч тә, туган авыллары Әлбәденне, ата-ана йортын онытмыйлар алар: авыл үсешенә зур өлеш кертәләр. Зиратка илтә торган юлны төзекләндергәннәр, часовня төзегәннәр. Үрнәк алырлык кешеләре һәрвакыт күз алларында булган бит. Михаил Васильевич үзе эшкә тотынса, аны һәрвакыт җиренә җиткереп эшли торган була. Шуңа күрә аңа җаваплы вазыйфаларны ышанып тапшырганнар. Ул төрле елларда район азык-төлек комбинаты филиалы белән җитәкчелек иткән, авыл советында рәис булып эшләгән.
Бүгенге көндә Михаил Васильевич берүзе яши. Тормыш иптәше Мария Васильевна алты ел элек якты дөньядан киткән. Аның иң зур куанычы – 6 оныгы һәм 12 оныкчыгы. Алар Казанда һәм Мәскәүдә яшиләр. Балалары аның янына еш кайта.
- Әтиебез кырыс, әмма гадел кеше. Бик көчле шәхес. Безнең өчен һәрвакыт үрнәк булды. Укымышлы, шахмат уйнарга ярата. Оныклары һәм оныкчыклары аны бик ярата. Аларга вакытларын бабайлары белән үткәрү ошый, - диләр юбилярның балалары.


“Укучыларым өчен һәрвакыт үрнәк булырга тырыштым”


Тәскирә Сабир кызы Түбән Кама районында туган. Әтисе Сабир Ислам улы хәрби хезмәткәр булганлыктан, аларга Татарстанның күп кенә районнарында яшәргә туры килә.
Сугыш башланганда, алар Чистай районы Каргалы авылында яшәгәннәр.
Авыр сугыш елларында әлеге гаиләгә авыллар, республика районнары буйлап күчеп йөрергә туры килгән. Тәскирә алты кешелек ишле гаиләдә икенче бала булып дөньяга килгән.
Балалар татар мәктәпләрендә дә, рус мәктәпләрендә дә белем алган.
- Мин телләрне җиңел үзләштердем, рус телен дә тиз өйрәндем, бәлки мин шул вакытта ук укытучы булырга теләгәнмендер. Кайда гына укысам да, кайда гына яшәсәм дә юлымда һәрвакыт яхшы кешеләр генә очрады. Мин алардан үрнәк алдым, алар миңа тормышта да ярдәм генә итте. Балаларымны да, укучыларымны да шулай тәрбияләдем. Укучыларымның мине онытмаулары куандыра, алар бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә котламый калмый. Кешегә бәхет өчен күп кирәкми, сине хөрмәт итәләр икән инде, димәк син моңа лаек, - диде юбиляр.
Без Тәскирә Сабировна белән сөйләшкән арада да, телефон тынып тормады, аны элеккеге укучылары юбилее белән тәбрикләде.
Ул авыр сугыш елларын, илебезнең фронт өчен эшләгән вакытларын да искә алып узды.
- Ул елларда без 13-14 яшьлек кызлар һәм малайлар идек, колхозга булыштык, басуда, ындыр табагында эшләдек. Бригадирның безгә “Әле якты бит әле, тагын бераз гына эшләгез инде” дигән сүзләре әле дә истә. Без бит әле балалар гына идек. Безнең уйныйсыбыз килә.
Беркем дә зарланмады, балалар булсак та, үз хезмәтебез белән фронтка, солдатларга булышуыбызны яхшы аңлый идек, - дип искә ала ул авыр елларны.
Әтиләре Бөек Җиңүгә берничә атна вакыт калганда гына, 1945 елның апрелендә Кенигсберг шәһәрендә һәлак була.
Сугыштан соң Тәскирә Сабировна Казан педагогика институтын тәмамлый, аны Яшел Үзән районына эшкә җибәрәләр, биредә, җирле мәктәптә, ул үзенең булачак ире Мәгъсүм Кәбир улы белән таныша. 1958 елда укытучылар гаиләсе Шәлегә эшкә җибәрелә, Тәскирә Сабировна гомере буе рус теле һәм әдәбиятын, ә тормыш иптәше – математика фәнен укыта.
Бергә алар өч кыз тәрбияләп үстерәләр, балалары да укытучы һөнәрен сайлыйлар.
Үз хезмәтләре өчен Тәскирә Сабировна СССРның “Хезмәттәге казанышлары өчен”, “Халык мәгарифе отличнигы”, “Хезмәт ветераны” күкрәк билгеләре белән бүләкләнә.
Тәскирә Сабировна элек келәм тукыган, күргәзмәләрдә катнашкан, бу эшкә якташларын өйрәткән. Хәзер сканвордлар, кроссвордлар чишәргә ярата, шулай ук раскраскалар буйый. Ул әле җанатар да, яраткан хоккей яки футбол командасы уйнаса, төнлә дә телевизор карый. Футбол буенча дөнья чемпионатының бер генә уенын да карамый калдырмаган, шулай ук Казанның “Ак Барс” һәм “Рубин” командалары өчен дә җан ата.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса