Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Югары уку йортында укуны ана капиталы акчалары белән түләп буламы?

Питрәчтә яшәүче бер хатын-кыз редакциягә үз хатында шундый сорау бирде, аңа Россия Пенсия фондының район идарәсе башлыгы Искәндәр Әхмәтҗанов җавап бирде.

- Әгәр балагыз югары яки урта махсус уку йортына укырга керә икән, сез ана капиталы акчаларын уку һәм тулай торакта яшәү өчен түли аласыз. Уку йорты Россия территориясендә булырга тиеш, студент укый башлаган вакытта 25 яшьтән дә олырак булмаска тиеш, ә сертификат алган балага 3 яшь тулырга тиеш.
Гаризаны паспорт белән яшәү урыны буенча Пенсия фондында һәм уку учреждениесе раслаган уку йорты һәм ана капиталы хуҗасы арасында түләүле белем бирү хезмәтләре турында килешү күчермәсе белән тапшырырга кирәк. Студентның тулай торакта яшәвенә түләү  өчен өстәмә рәвештә гариза тапшырыла, шулай ук  белем бирү оешмасыннан баланың тулай торакта яшәү фактын раслаучы белешмә кәгазе һәм  килешү бирелә.
Акчаларны күчерү ана капиталы акчаларын файдалану турындагы гаризаны канәгатьләндерү турында карар кабул ителгән көннән соң 10 эш көне эчендә акча күчерү юлы белән башкарыла. Пенсия фондының карар кабул итүе өчен   гариза кабул ителгән көннән бер ай вакыты бар, - дип аңлатты Искәндәр Әхмәтҗанов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса