Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юл эшләре сезонына старт бирелде

"Россиядә ике бәла бар - юләрләр һәм юллар», диләр. Бу юлларның авторы итеп язучы йә язучы Николай Гогольне, йә Император Николай Беренчене атыйлар. Әлеге афоризмга әйләнгән фразаның авторы кем генә булса да, ул үзенең актуальлеген югалтмый. Чөнки юллар проблемасы безнең илдә бүген дә бар. Юллар сыйфаты күп нәрсәгә йогынты ясый, шуңа күрә бу мәсьәләне хәл итүгә зур игътибар бирелә. Җәй - төзелеш һәм ремонт эшләре өчен иң кулай вакыт. Питрәч районы юлчылары да бу вакытны бушка уздырмый.

Бүген Питрәчтә яшәүчеләр инде район үзәгенең Мешинская һәм Мелиораторлар урамнарындагы яңа асфальт юлдан җилдәй җилдереп кенә йөри ала, монда юл кырыйларын гына тәртипкә китерәсе калган.
- Быел юллардагы төзелеш-монтаж эшләре өч программа буенча башкарылачак, - дип сөйләде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдинов. - Муниципаль юл фонды тарафыннан 25 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде. Бу акчаларга район үзәгенең беренче мәктәбе территориясендә 110 метр арада тротуар, Советская урамында - 450 метр, 65 лет Победы урамында «Бәләкәч» балалар бакчасы янында – 50 метр, Казанская урамында мәчет янында 180 метр арада яңа тротуар төзү планлаштырыла. Мешинская урамында 650 метр, Мишанин урамында 300 метр юлга асфальт салу каралган, шулай ук Комсомольская урамында 380 метр асфальт юл ремонтланачак. Шулай Ленино-Кокушкино һәм Богородск авыллары территорияләре дә муниципаль юл фонды ярдәмендә ремонтланачак һәм төзекләндереләчәк. Ленино-Кокушкинода Гагарин урамында юлга асфальт салыначак һәм Яшьләр үзәге янындагы территорияне төзекләндереләчәк. Богородск авылының фельдшер-акушерлык пункты территориясе тәртипкә китереләчәк.
Торак пунктларның юл-урам челтәрен норматив хәлгә китерү буенча республика программасына 4 объект керә. Питрәчтәге Наратлык урамының 500 метрында, Шихазда авылында Нагорная урамының 1100 метрында, Олан Илендә Ягодная урамының 470 метрында һәм Гильдееводагы Луговая урамында 1 километр юлга вак ташлы ком катнашмасы җәеләчәк. Әлеге программаның финанс өлеше - 20 миллион сум.
Икенче республика программасы гамәлдәге асфальт-бетон катламын ремонтлауны күздә тота. Мондый эшләрне Питрәч авылындагы Мелиораторов, Осипов урамнарында һәм Богородсктагы Комаров урамында башкарачаклар. Моның өчен 15 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
- Юл эшләрен кайда үткәрергә кирәклеге турында карар кабул иткәндә, беренче чиратта, район халкының мөрәҗәгатьләренә игътибар бирелә, - дип билгеләп үтте Рамил Шәйхетдинов.
Татарстанда инде берничә ел дәвамында «Халык контроле» - дәүләт хезмәтләре порталында махсус бүлек эшли, анда һәркем үзен борчыган проблемалар турында сөйли ала. Төп идея - төрле социаль мәсьәләләрне хәл итү өчен хакимият органнары һәм җәмгыять арасында элемтә урнаштыру.
“Халык контроле” эше кураторы, район финанс-бюджет палатасы рәисе Геннадий Товкалев сүзләре буенча, соңгы мәгълүматларга караганда, «Халык контроле» эшен алып баручы, проектның гамәлдә булу дәверендә «муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау» пункты буенча барлыгы 252 гариза кабул ителгән, шуларның 207се «хәл ителгән», 32се -«планлаштырылган» статусында. Бу мәсьәлә буенча мөрәҗәгатьләр популярлыгы буенча икенче урында тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса