Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юлларда балалар гомере өзелү - өлкәннәр намусында

Питрәч юлында булган фаҗига һәркемне тетрәндерде.

Ундүрт яшьлек яшүсмернең гомере машина тәгәрмәче астында өзелде. Бу уңайдан кечкенә питрәчлеләр, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр машина йөртүчеләргә тизлекне саклау үтенече белән хатлар яздылар. Алар аны ЮХИДИ инспекторы белән бергә урамда машина йөртүчеләргә тапшырдылар. Акциягә олылар да кушылды, алар урамга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә өндәгән плакатлар белән чыкты.

Статистика буенча, җәяүлеләрне бәрдерү - юл-транспорт һәлакәтләренең иң киң таралган төре. Питрәч районында июнь аенда гына да ике велосипедчы катнашында юл һәлакәте теркәлде. Нәтиҗәдә, бер бала һәлак булды, икенчесе җитди тән җәрәхәтләре алды. "Машина йөртүчегә хат" акциясе барышында балалар машина йөртүчеләргә юлларда игътибарлы булырга кирәклеген искәртте.
- Машина йөртүчеләр тизлек режимын сакласын, җәяүлеләр кичүләрендә юл бирсен өчен автомобильчеләр өчен үз мөрәҗәгатьләрен яздылар. Без мәгариф учреждениеләре белән берлектә үз эшебезне көчәйтергә һәм ата-аналар патруле кебек яңалык кертергә телибез, анда ата-аналар балаларның юлларда, бигрәк тә уналты яшькә кадәрге балаларны күзәтәчәк. Кагыйдә буенча, бала 14 яшьтән генә велосипедта йөри ала, ә җиде яшькә кадәр ул бөтенләй урамда ялгызы гына булырга тиеш түгел. Әмма барлык балалар да велосипедта йөрергә ярата, шуның өчен ата-аналарга шуны истә тотарга кирәк: әгәр бала велосипедта йөрергә тели икән, моны ата-аналары күзәтүе астында махсус билгеләнгән мәйданчыкларда эшләргә тиеш. Җиде яшьтән ундүрт яшькә кадәр бала олылар күзәтүеннән башка велосипедта мәйданчыкка кадәр бара һәм анда йөри ала. Ә инде ундүрт яшьтән зуррак бала велосипед юллары буйлап йөрү хокукына ия. Ә мондый юллар юк икән, җәяүлеләргә комачауламыйча гына тротуарлардан яки юл читендәге иярчен юлдан хәрәкәтләнергә кирәк. Шуны истә тотарга кирәк: баланың махсус амунициясе - шлем, терсәкләре һәм тез башларына махсус җайланмалары булырга тиеш. Ә тәүлекнең караңгы вакытында мәҗбүри рәвештә балада киемдә яктылыкны чагылдыручы элементлар яки яктылык кайтаручы жилет булырга тиеш.
Һәлак булган яшүсмер белән килеп чыккан хәлгә килгәндә, мин машина йөртүченең тизлек режимын үтәмәве, ә баланың амунициясез булуы турында гына әйтә алам. Әмма анда шундый зур тизлек булган, әлбәттә, ул аңа ярдәм итмәгән булыр иде, - дип сөйләде безгә юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесенең Питрәч районы буенча профилактика бүлеге башлыгы Татьяна Егорова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса