Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юмор хисе гаилә учагын саклап калырга ярдәм иткән

Бергә озак һәм тату, бәхетле яшәүнең сере шуннан гыйбарәт дип исәпли Урта Ия авылыннан ирле-хатынлы Павловлар

Якын-тирә авылларда бу кешеләрне бик яхшы беләләр. Алар күпләр өчен үрнәк булып тора. Икесе дә Урта Ия авылында туып-үскәннәр.
Гаилә башлыгы Семен Семенович 1939 елның февралендә күп балалы гаиләдә соңгы, унынчы бала булып дөньяга килә. Аның хатыны Антонида Михайловна бер айдан соң туган. Ул беренче бала була. Аннан соң тагын унбер бала туган.

Аларның балачагы, яшьлек еллары сугыш һәм сугыштан соңгы елларга туры килә. Гаиләләр зур, әтиәниләргә җиңелрәк булсын өчен, эшкә өйрәнергә һәм эшләргә  туры килә. Семен Семенович җиденче сыйныфны тәмамлаганнан соң туган колхозында балта остасы булып эшли башлый. - Бригадада дүртәү идек. Араларында мин иң яше идем, - дип искә ала ул елларны.

- Без йортлар, фермалар һәм башка бик күп объектлар төзедек. Аннары армиягә барырга вакыт җитте. Өч ел да өч ай хезмәт иткәннән соң туган авылыма кайттым. Столяр булып эшли башладым. Аннан техникага тартылдым, мин механизатор булдым, - дип сөйли Семен Павлов. Ул алдынгы хезмәткәр була. Дүрт тапкыр социаль ярышларда җиңүче. Бу 1970, 1976 елларда һәм ике тапкыр 1979 елда була. Пенсиягә чыкканнан соң эшләвен дәвам итә, дуңгыз фермасында бригадир була. Хәзер инде, әлбәттә, лаеклы ялда. Тик эшсез утырмый. Семен Семеновичның слесарь һәм столяр остаханәләре бик зур. Бөтен техниканы үзе ремонтлый. Аның оста икәнен белгәнлектән, киңәш, ярдәм сорап авылдашлары еш мөрәҗәгать итә.

Буш вакытында ул гармунда уйный һәм җырлый. Әмма иң яраткан шөгыльләренең берсе - балык тоту. Язын җирле буада ул 29 чуртан тоткан, ә бу көздә әлегә 14. Шуларның иң зурысы 4 килограмм авырлыкта була. Ул бакчада да эшли. Моның өчен ике мотоблогы бар. Семен Семенович: «Крестьян җирдә эшли белергә тиеш!», дип кабатларга ярата. Ул җирне эшкәртә, аннары хатыны төрле яшелчә культуралары утырта. Антонида Михайловна  җыелган уңыштан  яшелчәләр тозлый, төрле эшләнмәләр эшли. Кичләрен укырга, бәйләргә ярата. 

- М и н х е з м ә т  эшчәнлегемне бозау караучы булып башладым. Аннары гомер буе дуңгыз караучы булып эшләдем, - дип сөйли Антонида Михайловна. - Ирем белән гомер буе туган авылыбызда яшәдек. Беркайчан да аны ташлап китү теләге тумады. Мин Семен белән балачактан таныш. 1957 елда өйләнештек. 60 елдан артык тату яшибез. Дүрт ул һәм бер кыз тәрбияләп үстердек. Безнең 9 оныгыбыз һәм 10 оныкчыгыбыз бар. Барысы да безгә ял саен кайталар, хуҗалыкта булышалар, - дип уртаклашты ул безнең белән. Павловлар гаиләсе бик күңелле кешеләр, шаяртырга яраталар. Һәрвакыт көлеп кенә торалар. Күрәсең, бу аларга гаилә учагын сакларга ярдәм итә дә, анда һәрчак уңай мохит хөкем сөрә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса