Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йөзьяшәр Мәсгудә әби

Йөз яшькә җитү Ходай Тәгаләдән бик сирәкләргә генә бирелә торган олы бүләк ул.

Пановка авылында гомер кичергән, хезмәт фронтында катнашкан Мәсгудә Закирова да йөз яшькә җитәрмен, бер гасырлык олы юбилей көннәрен күрермен дип уйламаган да. Гомумән, үзе турында уйланып утырырга вакыты да булмагандыр аның. Ул бөтен күңелен пациентларына биргән - гомеренең күп өлешен медицинага багышлаган. Өендә дә бар җире ялт итеп торган уңган хатын, йомшак күңелле әни булырга да өлгергән ул. Иртә таңнан торып балаларын һәм ирен яңа пешкән камыр ризыклары белән сөендергән. Үз заманында ул күп вакыйгаларның шахиты булган – үзгәртеп коруны, революцияне, сугышны күргән, әмма хәтерендә бары тик яхшы хатирәләр генә саклаган.

Бервакыт яраланган немец госпитальдә гади кәгазьдә шәфкать туташы рәсемен ясаган. Бу Мәсгудә Закированың портреты була. Аны ул озак еллар үз пациентлары турында якты истәлек итеп саклый. Фронтта канкойгыч сугышлар баруга карамастан, шәфкать туташы лазареттагы кешеләрне үзебезнекеләргә hәм читләргә аера алмаган. Аның өчен алар, барыннан да бигрәк ярдәмгә мохтаҗ авырулар булган.
- Мин бу рәсемне балачактан хәтерлим. Ә аның икенче ягында шул госпиталь сурәтләнгән, - диде озын гомерле әбинең кече кызы Флюра Җәләлова. Юбиляр кышкы салкыннарны кызында кунакта үткәрә. Бераз кояш карый башлагач, шатланып юлга җыена башлый алар, җәен Пановка авылында яшиләр.
Мәсгудә Шәрип кызы бу авылга ире Хәмит белән илленче елларда күчеп килә. Ире хәрби була, ул күптән фаҗигале төстә һәлак булган, әмма алар бергә дүрт баланы аякка бастырырга өлгереп калганнар. Кызганыч, бер кызы берничә ел элек вафат булган.
Беренче вакытларда Мәсгудә апа колониядә, ә бераз соңрак җирле участок хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләгән. Медучреждениедә уннан артык авыл халкына хезмәт күрсәткән. Аны барысы да кырыс, әмма шул ук вакытта мәрхәмәтле, гадел Маруся апа буларак хәтерли.
- Маруся апа безнең өчен бик кадерле кеше, ул безнең талисман. Пановкалылар минем аның янына баруымны белгәч, зур сәламнәр һәм рәхмәт сүзләрен җиткерүемне сорадылар. Без аның кайтуын түземсезлек белән көтәбез, - диде җирлек башлыгы Олег Козырев.
Юбиляр Апас районы Иске Юмралы авылында күп балалы гаиләдә туган. Мәктәптә яхшы укыган, бар нәрсәне тиз отып ала торган булган. Укытучылар аның сәләтен күреп алалар, шуңа күрә Буа медицина училищесына җибәрергә телиләр. Әти-әниләре башта моңа каршы килгән, кызларын җибәрергә теләмәгәннәр, соңрак килешкәннәр. Диплом алгач, Мәсгудә апаны Югары Ослан районына эшкә җибәрәләр. 1943 елда яшь шәфкать туташын армиягә алалар hәм Ижауга җибәрәләр. Сугыш беткәнче ул госпитальләрдә эшли. Тыныч вакытта да ул үз эшенә тугры калып, 76 яшендә генә пенсиягә чыккан.
- Мин үз пациентларымны ярата идем, алар турында якыннарымны кайгырткан кебек кайгырттым, - диде Мәсгудә апа. Бер шигем юк, язмыш аңа башкаларга карата мәрхәмәтле, шәфкатьле, кешеләргә игътибарлы булуы өчен озын гомер һәм бәхетле картлык бүләк иткәндер.
Юбиляр йөз яшендә дә вакытын газета-журналлар һәм китаплар укып үткәрә. Соңгы укыган китабы Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» әсәре.
Ул бүген дә кызына һәр эштә булышырга гына тора. Һәрвакыт тәртипне, чисталыкны яраткан, хәзер хастаханә палаталарын түгел, ә өйне тәртиптә, карап тота, идәндә ипи валчыгы, өстәлдә юылмаган чынаяклар күрмәссең аларда.
Оныкчыклары килгәч, аларны татар теленә өйрәтәләр.
Нәселләрендә йөз яшькә кадәр яшәүче ул гына. Туганнары гына түгел, гаилә дуслары, авылдашлары, күршеләре дә аның янына еш киләләр, алар аннан үзләренә ниндидер илаһи җылылык, яктылык алалар.
Андагы бу җылылыкны олы юбилее белән котларга килгән хакимият, социаль яклау бүлеге һәм район ветераннар советы вәкилләре дә тойды. Район башлыгы Илһам Кашапов юбилярга чәчәк бәйләме, бүләкләр, республикабыз һәм Россия Президентларыннан шәхси хатлар тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса