Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Үз эшебезнең нәтиҗәсен 20-30 елдан соң гына күрәчәкбез»

Якшәмбе көнне урман хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Без Питрәч урманнарын саклаучылар һәм бер генә түгел, ә йөзләгән, меңләгән агач утыртучылар белән аралаштык.

Безнең материал геройларын табигатькә мәхәббәт, аның байлыкларын саклау һәм арттыру миссиясе берләштерә.

«Урманнарга даими рәвештә патрульлек итәбез»
Булат Галимуллин менә инде бер елдан артык Питрәч участок урман хуҗалыгын җитәкли.
Урман хуҗалыгында эшләү турында мәктәптә укыганда ук уйлана башлаган ул. 2013 елда КДАУда урман хуҗалыгы факультетын тәмамлаган һәм безнең урманчылыкта урман мастеры булып эшли башлаган. Армиядә хезмәт иткәннән соң туган хуҗалыгында участок башлыгы, ә узган елның июненнән участок урманчысы була.
- Безнең кечкенә генә хуҗалыкта биш урман мастеры эшли, болар - Илдар Хәйруллин, Илһам Сәйфуллин, Айдар Бикмөхәммәтов, Николай Иванов һәм Илнар Сәлахиев, - дип санап чыкты Булат Галимуллин. - Бездә әле ведомство карамагындагы учреждение бар. Әгәр урман мастерлары урманны саклау өчен җаваплы булса, «Лаеш урман хуҗалыгы» ДБУ - урман чисталыгы, үсентеләрне карау, янгын куркынычсызлыгы һәм башкалар өчен җаваплы.
Быел без уртак көч белән 10,8 гектарда 50 мең нарат һәм чыршы үсентеләре утырттык. Моннан тыш, торак пунктларда Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы һәм безнең районның 90 еллыгы хөрмәтенә агачлар утырттык. Монда гомуми мәйдан 2,3 гектар тәшкил итә. Бюджет оешмалары, мәктәпләр, балалар бакчалары коллективлары, мәдәният бүлеге һәм башкалар да кулдан килгәнчә ярдәм күрсәттеләр. ТатЦИК янында 33,6 гектар җир иске агачлардан чистартылды. Октябрь аенда чыршы, нарат күркәләре һәм имән чикләвекләрен җыю планын үтәячәкбез.
Урманнарга даими рәвештә патрульлек итәбез, эссе көннәрдә тәүлек буе сак оештырылды. Закон бозу очраклары азайды, законсыз агач кискән өчен бары бер беркетмә төзелде. Урман массивларыннан ерак түгел коры үлән, салам яндыруның 18 очрагы теркәлде. Без Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия хезмәткәрләре белән берлектә янгыннарны сүндердек.
Безнең кечкенә генә коллективыбыз менә шундый зур эшләр башкара, - дип йомгак ясады Булат Галимуллин.
Форсаттан файдаланып, ул барлык хезмәткәрләрне, тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм барысына да изге теләкләрен җиткерде.
Урманчылар династиясеннән
Илдар Хәйруллин юкка гына урман хуҗалыгында эшли башламаган, әтисе Рәхмәтулла Гатаулла улы бөтен гомерен урманга багышлаган, ул 31 ел урманчы булып эшләгән.
- Урман эшләре миңа балачактан таныш иде. Әти шул чакта ук бөтен эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Әти үлгәннән соң ул вакытта элеккеге урманчы Дарият Гайфуллин миңа: «Әтиеңнең эшен кабул итеп ал», - диде. Бу нәкъ 22 ел элек булды. Ул елда беренче эш итеп туфрак әзерләдек, ә язын үсентеләр утырттык. Шул чакта миңа көчләреннән килгәнчә ярдәм иткән авылдашларыма - Шәле халкына мин бик рәхмәтле. Ул вакытта минем күзәтү астында 729 гектар урман бар иде, ә хәзер 3000 гектар.
Бездә ел әйләнәсе эш кайный. Дөрес, кышын ул азрак, әмма без даими рәвештә үз участокларыбызны йөреп карап чыгабыз. Яңа ел алдыннан патрульлек көчәйтелә, бу вакытта чыршы һәм наратлар саклыйбыз.
Үзем Казан ветеринария техникумын тәмамлаган булсам да, бу һөнәрне сайлавыма үкенмим, - диде урманчы.
«Мин бу эштә әле яңа кеше»
Урман хуҗалыгында Радик Гыйльфанов нибары өч ел. Армиядә хезмәт иткәннән соң, ул туган ТатЦИК авылына кайтырга карар кыла, йорт төзи. Урманчы булып эшләргә хыяллана.
- Җәен без әби белән бабай янына, әйләнә-тирәсен урман чолгап алган авылга кайта идек. Җәйге каникулларны без шунда уздырдык, ул чакта ук урманга гашыйк булдым, - ди Радик. - Лубян урман техникумына укырга кердем һәм Лаеш урман хуҗалыгында махсус техника буенча механик булып эшли башладым. Ә бу елның гыйнварыннан мин монда цех башлыгы вазыйфасында. Барлык техника - лесовозлар, тракторлар, янгын сүндерү машиналары өчен мин җаваплы. Сүз уңаеннан, күптән түгел безгә ГАЗ-53 янгын сүндерү машинасы һәм МТЗ-82 тракторы бирделәр.
Безнең төп бурыч - урман культураларын утырту,
аларны карау, чистарту... Бездә нибары уннан артык кеше генә булса да, без барысын да эшләргә өлгерәбез. Быел 200 километрда янгынга каршы минераль полоса салынды.
Янгын-химия станциясе башлыгы, питомник мастеры Әхмәт Гыйззәтуллин, урман культуралары осталары Гөлсинә Вәлиева, Фаилә Шәйхетдинованы, тракторчы Тәлгать Сәйфетдиновны, урманчылар Фәнис Галиев һәм Рәис Рәхимовны билгеләп үтәсе килә. Алар - хезмәт сөючән, җаваплы кешеләр, алар һәрвакыт үз эшләренә җаваплы карыйлар, - диде хезмәттәшләре турында Радик Гыйльфанов.

 

Цифрлар
Безнең район урман массивларына бай, төрле токымдагы агачлар 13 мең гектардан артык мәйданны били, шуның 4360 гектары - ылыслы урманнар, 3409 гектары – каты токымлы һәм 4523 гектары вак яфраклы агачлар. Аларның сакланышы өчен 6 инспектор җаваплы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса