Үз тавышыгызны сайлау көнендә кайда булсагыз, шунда бирергә мөмкин
8 сентябрьдә, Бердәм тавыш бирү көнендә, татарстанлылар ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауларда катнашачак. Теге яки бу кандидат өчен теркәлгән урын буенча гына түгел, фактта яшәү урыны буенча сайлау участогында да тавыш бирергә мөмкин, моның өчен бары тик тавыш бирү өчен махсус талон кирәк, аны күп функцияле үзәктә дә алырга мөмкин.
Күп функцияле үзәккә тавыш бирү өчен махсус талон алу өчен мөрәҗәгать иткәндә үзегез белән паспортыгызны алырга онытмагыз. Шәхесне раслаучы документны күрсәтү мәҗбүри булып тора. Әгәр сезнең паспорт алыштыру өчен тапшырылган булса, вакытлыча шәхесне раслау таныклыгы тәкъдим итәргә кирәк.
Теркәлү турындагы таныклыкны Россия территориясендә яшәү урыны буенча теркәлмәгән, ләкин 2019 елның 6 июненә кадәр Татарстан территориясендә булу урыны буенча теркәлгән кешеләр үзләре белән алырга тиеш.
Әлеге талонны бирүгә берничә минут вакыт кына китә, чөнки мондый мөрәҗәгать белән килүчеләргә беренче чиратта хезмәт күрсәтелә. Үзәк белгечләре клиентка гариза язарга, гариза бирүче өчен иң уңайлы сайлау участогының номерын һәм адресын билгеләргә ярдәм итәчәкләр. Шуннан соң талон биреләчәк.
Граждан фактта булган урыны буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында гаризаны бары тик бер тапкыр гына бирергә хокуклы.
Күп функцияле үзәктә мондый хезмәт бер атна элек кенә эшли башлады, шулай да уңайлы территориаль сайлау участогында тавыш бирергә мөмкинлек бирүче документ алучылар бар инде.
- Мин сайлауларда катнашырга телим, әмма 8 сентябрьдә эш буенча командировкада булам, шуңа да күп функцияле үзәккә ТР Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирү өчен талон алырга килдем, - диде Лилия Ключникова. – Мине шунысы гаҗәпләндерде, мин берничә минут эчендә документны кулыма алдым. Ачык йөзле консультант миңа электрон чират өчен талон алырга ярдәм итте, миңа көтәргә дә туры килмәде диярлек, мине бик тиз арада гариза бирү өчен чакырттылар. Хезмәткәр паспортымны, сайлау көнендә кайсы районда һәм кайсы адрес буенча булачагымны сорады һәм сайлау участогын сайлап алды, ул минем эш урынымнан ерак булмаячак, - дип билгеләп үтте Лилия.
Мондый гариза алу өчен сез күп функцияле үзәкнең Питрәч филиалына дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 8.00дән 17.00гә кадәр, сишәмбе һәм пәнҗешәмбе 8.00дән 19.00гә кадәр, шимбә 8.00дән 13.00гә кадәр мөрәҗәгать итә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа