Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ЗАГСта яңа туган йөзенче сабый теркәлде

Бәхетле яшь гаилә - Ивановлар (аларга 22 яшь) Питрәч районы ЗАГС бүлегенә үзләренең беренче баласын Родионны тантаналы рәвештә теркәү өчен чакырылды.

Яшь гаилә Күн авылында яши. Алар бу елның җәендә  өйләнешкән. Аларның беренче балалары акт язмасында 100 нче номер астында теркәлгән. Бу гадәти булмаган вакыйга белән баланың  ата-анасын район башлыгы котлады. Тантаналы шартларда Илһам Кашапов аларга туу турында таныклык, бүләкләр һәм «ТАССРның 100 еллыгы» истәлек билгесен тапшырды. Анастасиянең әнисе сүзләренә караганда, бу вакыйга алар өчен көтелмәгән хәл булган, әлбәттә, бу икеләтә күңелле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 100 ел ТАССР 100 еллыгы ТАССРга 100 ел