Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Замана яшьләренә кем яки нәрсә күбрәк йогынты ясый?

Безнең pestrecy-rt.ru сайтында “Сезнеңчә, замана яшьләренә нәрсә күбрәк йогынты ясый - соцчелтәрләрме, ата-аналармы, мәктәпме, ураммы яки башка нәрсәләрме?” дигән сораштыру үткәрдек. Анда төрле һөнәр ияләре һәм төрле яшьтәге 179 кеше катнашты. Яшүсмерләрнең дөньяга карашларын кем формалаштыра соң? Бу сорауга питрәчлеләр төрлечә җавап бирде.

Светлана Шәйдуллина, инглиз теле укытучысы


“Хәзерге заманда, социаль челтәрләр дип уйлыйм. Яшьләр бит бөтен вакытларын шунда үткәрә. Мин, укытучы буларак, нинди дә булса файдалы мәгълүмат ала алырлык сайтларга, группаларга керәм. Мәктәп укучылары арасында инстаграммның популяр булуын беләм. Алар анда тәүлек буе утырырга мөмкин. Аның нинди кызыгын табалардыр, аңламыйм. Минемчә, анда реклама, мәгълүмат һәм роликлар гына, аң үсеше өчен файдалы әйберләр анда юк.

 

Марина Дмитриева, тәрбияче, 16 яшьлек улы бар


“Әлбәттә, ата-ана һәм мәктәп дөрес кыйммәтләр формалаштыра, бүгенге көндә аларның рольләре бик мөһим. Социаль челтәрләр дә яшьләргә зур йогынты ясый, әмма тискәре яктан. Аның тискәре йогынты ясавына мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләгәндә дә күп тапкыр юлыктым. Әлбәттә, улым интернетта утыра. Әмма буш вакытларында гына, мин аның кайсы сайтларда утыруы белән кызыксынам, контрольдә тотам.

 

Татьяна Гринина, студент


«Минем фикеремчә, беренчедән, ата-аналар бик зур йогынты ясый, чөнки алар киләчәк тормышка, фикерләүгә нигез салалар. Икенчедән, мәктәп, чөнки укытучылар безне фәннәргә генә түгел, тормыш кагыйдәләренә дә өйрәтәләр. Аларның нинди принциплар, кагыйдәләр укытачаклары, дөнья күзаллауларын формалаштыруда бик зур роль уйный, минемчә. Мин моңа үз мисалымда инандым”.

 

Данил Тарасов, Кощак мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы, активист


“Минемчә, һәр кешенең үз йогынтысы бар. Кемгәдер укытучылар һәм ата-аналар йогынты ясый. Кемгәдер – урам. Кемдер интернет фикерен хуплый. Шәхсән минем өчен тирә-як зур әһәмияткә ия. Аерым алганда, бу дуслар. Мин яшьләр иҗтимагый эшчәнлеге белән шөгыльләнүче кеше, һәм шуңа күрә минем дуслар арасында фикеренә колак салырлык бик күп яшүсмерләрне очратырга мөмкин. Минемчә, һәр кеше үз әйләнә-тирәсен үзе булдыра.

Редакция сайтында үткәргән сораштыруда “социаль челтәрләр” дигән җавап иң күп тавыш җыйды. Сораштыруда катнашучы 140 кеше хәзерге яшьләргә иң күбе Интернет йогынты ясый дип билгеләп үтте, бу сораштыруда катнашучыларның 78 проценты. “Ата-аналар” дигән җавапны нибары ун кеше генә сайлаган, “мәктәп”не – 4 кеше, тагын 20 кеше “Урам” вариантын сайлаган. Безнең сайтка һәм социаль челтәрләргә керүчеләр шулай дип уйлый. Чыннан да, хәзерге заманда Бөтендөнья пәрәвезендә вакыт үткәрмәүче яшүсмерне күз алдына китерү кыен. Бу өлкәннәрдән нинди гамәлләр таләп итә? Үз балалары белән Интернет куркынычсызлыгы турында сөйләшергә, алар белән челтәрдән читтә вакыт үткәрергә, аларның танышлыклары һәм кызыксынулары турында белеп торырга, һәм, әлбәттә, үзләренә үрнәк күрсәтергә кирәк. Белгечләр төрле сайтлар һәм интернет-порталларга карата тәнкыйть һәм катгый тыюларны түгел, ә әлеге ысулларны нәтиҗәлерәк дип исәпли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса