Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзара салым түләүне хуплыйсызмы?

Бу якшәмбедә, 18 ноябрьдә, барлык авыл җирлекләрендә быел гражданнарга үзара салым кертү мәсьәләсе буенча референдум үтәчәк. Киләсе елда да авылларыбызда яңа юллар, балалар мәйданчыклары, һәйкәлләр барылкка килүе халыкның әлеге тәкъдимне хуплавыннан тора. Әлеге мөһим көн алдыннан без питрәчлеләргә “Үзара салым программасына ничек карыйсыз?” дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Габдулла Сираҗиев,  Күн
“Минемчә, бу бик яхшы һәм кирәкле программа, ул бит инде беренче елын гына гамәлдә түгел. Күндә яшим, авылның ничек үзгәргәнен күреп торам – яңа фонарьләр урнаштырдылар, юлларны төзекләндерделәр, моны эшләүләрен дәвам итәләр. Якшәмбе көнне кабат сайлау участогына барачакмын. Бу юлы Күн авылында яңа һәйкәл төзергә телибез, хәл ителмәгән башка мәсьәләләр дә бар әле. Без бит нәрсә эшләргә икәнен үзебез сайлыйбыз, хәзер тотарга да эшләргә генә кирәк”.

Ләйсән Хәйруллина, Шәле
“Безнең гаиләдә өч олы кеше, мин, ирем һәм каенанам. Барыбыз да беренче референдумнан ук катнашабыз, быел да искәрмә булмаячак. Әлеге средстволарга авылыбызның, чыннан да, төзекләндерелүен күрү бик күңелле. Без, шул рәвешле, юлларны ремонтлау, яңа яктырткычлар кую, зират коймалары тоту кебек яхшы эшләрдә катнаштык. Мин балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим, бакчага да, мәктәпкә дә балаларның яхшы, яктыртылган һәм төзекләндерелгән юллар буйлап йөрүләрен телим. Бездә шулай ук су белән тәэмин итү кебек зур проблема да бар әле. Әлеге искергән коммуникацияләрне дә алыштыру мөмкинлеге барлыкка килүен теләр идем, шуңа күрә программа алга таба да эшләсен иде”.

Светлана Морозова, Керәшен Сәрдәсе
“Ял көннәрендә референдум узачагы турында ишеткән идем инде. Мин дә участокка барырга җыенам, үз фикеремне белдерергә мөмкин булган чараларда һәрвакыт катнашам. Үзара салым – авыл халкының проблемаларын хәл итүдә менә дигән ярдәм, дип уйлыйм. Бу өч елда безнең Керәшен Сәрдәсе авылында да күп эшләр башкарылды, без дә бу эштә катнаштык. Шулай да, инде күптән хәл ителәсе мәсьәләләр бар. Җыенда авыл эчендәге юлларны төзекләндерү белән шөгыльләнүне дәвам итәргә килештеләр. Мин авылымны бик яратам. Ул чәчәк атсын һәм анда тәртип булсын иде. Шуңа күрә үзара салым мәсьәләсе буенча уңай җавап бирергә уйлыйм.

Зөлфия Гыйниятова, Шәле
“Авылларда иң мөһим мәсьәләләрнең берсе – юллар. Аларны ремонтлаганнарын без үзебез күрәбез. Димәк, программа эшли, һәм ул кирәк. Аның ярдәмендә, башка мәсьәләләр дә хәл ителә. Үзара салым кертелгәнче, боларның барысы да акрынрак башкарыла иде! Шуңа күрә минем фикерем шундый – без булдыра алганны яхшы якка үзгәртү мөмкинлегеннән файдаланырга кирәк”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса