Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • “Үзебезнең бәрәңгене үзебез үстерәчәкбез!”

    “Пестречинский" бәрәңге сортын кем чыгарганы һәм безнең агрономнарның кайсысы республикада беренчеләрдән булып 1944 елда язгы чәчүне тәмамлаганын исегезгә төшерәбез.

    Узган гасырның 50 нче елларында “Вперед” район газетасы битләрендә иң мөһим вакыйгаларның берсе турында мәкалә нәкъ менә шундый исем астында дөнья күргән.

    Якташыбыз Хәким Бекжанов тәм сыйфаты һәм югары уңдырышлылыгы белән аерылып торган яңа бәрәңге сортын булдырган. Хәким Бекжанов ул елларда безнең районның тәҗрибә кыры белән җитәкчелек итә. Бу турыда без Питрәч туган якны өйрәнү музеенда белдек, анда бүген ТАССРның 100 еллыгына һәм районның туксан еллыгына багышланган күргәзмә оештырылган. Шулай ук ул вакыттагы газета битләрен дә күрдек.
    - Хәким Бекжанов, тәҗрибә кыры җитәкчесе буларак, “Лорх” сортлы бәрәңгене күзәтә. Ул ак тамырлар арасында кызыл бүлбеләр барлыкка килгәнен күрә.
    Ул аларны сайлап алып, аерым утырта башлый. Шулай итеп “Пестречинский” дип аталган тәмле һәм югары уңдырышлылыкка ия сорт барлыкка килә.
    Соңыннан сорт республиканың башка районнары кырларында да сынау уза, анда да үзенең иң яхшы сыйфатларын, шул исәптән крахмалның югары булуын күрсәтә, - диде музей фондларын саклаучы Резидә Казакова. - Шулай итеп, Хәким Бекжанов Питрәч районы авыл хуҗалыгы үсешенә генә түгел, республиканыкына да зур өлеш кертә, - дип билгеләп үтте ул.
    Берьюлы ике юбилей датасына багышланган күргәзмә экспонатлары арасында ул шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында башка якташыбыз Борис Смелов бүләкләнгән Мактау грамотасына да игътибар итте. Ил өчен авыр чорларда, барысы да фронтка киткәндә, ул районның баш агрономы булып эшләгән, бөтен авыл хуҗалыгы - үсемлекчелек, терлекчелек белән җитәкчелек иткән. Республикада язгы чәчүне беренче булып төгәлләгәне өчен безнең район грамота белән бүләкләнгән. Бу 1944 елда була…
    Теләүчеләр күргәзмәгә алдан язылып бара алалар. Шул ук вакытта килүчеләр битлек һәм перчаткаларда булырга тиеш, һәм биш кешедән күбрәк түгел. Хәзерге вакытта музей онлайн режимда да эшли. Алар турында экспонатлар һәм хикәяләр социаль челтәрләрдә урын ала.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: