Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзеңнән алда баручыны куып тоту һәрвакыт авыррак

Богородск авыл җирлегендә район башлыгының депутатлар белән эшлекле киңәшмәсе булып узды. Алар авылның тиз арада хәл ителергә тиешле “иң борчулы” мәсьәләләрен карадылар.

- Бу авыл җирлегендә проблемалар җитәрлек, - ди район башлыгы Илһам Кашапов.
Әлеге җирлек өчен иң кыены, һәм шул ук вакытта уңайлыгы – шәһәр белән янәшә урнашуда. Биредә халык саны көн саен арта дияргә була. Кагыйдә буларак, бирегә кысан шәһәр фатирларыннан арыган казанлылар күчеп килә, һәм үз шәхси йортларын җиткерә, өстәвенә, күп катлы йортлар салынган яңа торак комплекслар да төзелә. Әлбәттә, бу җәмәгать транспортына, юллар, социаль һәм мәгариф учреждениеләренә өстәмә йөкләнеш. Бу кадәр кеше өчен кирәкле инфраструктураны да вакытында үстереп өлгертү – катлаулы бурыч.
Очрашу вакытында һәр авылның иң мөһим проблемалары турында фикер алыштылар һәм аларны хәл итү юлларын билгеләделәр. Гильдеево һәм Ильинка авылларында газификацияләү, Беренче Май поселогында – су белән тәэмин итү мәсьәләләре беренче урында тора. Богородск халкын инде күптәннән балалар бакчасы мәсьәләсе борчый. Киләсе елда биредә аны төзиячәкләр, Көек авылында шулай ук яңа балалар бакчалары барлыкка килергә тиеш. Депутатларның берсе Нокса елгасының сазлануы проблемасын да билгеләп үтте.
- Су коена торган елга күз алдында сазлыкка әйләнә, - дип зарлана ул.
- Җирлектәге юлларны ремонтлау, яңа урамнарга вак таш җәю, авылларны яктырту, кышын юлларны чистартып тору – күп средстволар таләп итә. Бик зур темплар белән үсәбез, ә синнән алда баручыны куып тоту һәрвакыт авыррак, - ди Богородск авыл җирлеге башлыгы Фәрит Фәезов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса