Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзмәшгульлек хыялларны чынга ашыра

Безнең районда үз эшләре белән шөгыльләнүче яшьләр саны арта.

Бу отышлы да, моны чынга ашыру да катлаулы түгел. Бүген без ерак Чиләбедә туып-үскән яшь эшмәкәр турында сөйләячәкбез, ул төньяктан булуына да карамастан, питрәчлеләргә хас характерга ия. Үзенең һөнәри осталыгы белән ул безнең район үсешенә зур өлеш кертә. Балалар аның җитәкчелегендә төрле төбәк, бөтенроссия конкурсларында һәм ярышларында чыгыш ясыйлар. Бу үзмәшгуль спорт тренеры Александр Буздалов.

Александр Буздалов үзе әйтүенчә, эшеннән канәгатьлек алу өчен үзмәшгуль булган. Ул Питрәчтә олылар өчен генә түгел, ә кечкенә балалар өчен дә тренировкалар үткәрә. Үзенең эшчәнлеге белән ул үзенә тормыш итү өчен акча эшли һәм тарихи фехтование һәм кроссфит кебек спорт төрләрен актив рәвештә үстерә.
- Үзмәшгульлек, беренче чиратта, минималь старт капиталы белән үз эшеңне башлап җибәрергә мөмкинлек бирә. Минем рәсми рәвештә теркәлгән бизнесым бар, салымнарның адекват процентын түлим һәм тыныч күңел белән яшим. Мин кайда, кайчан һәм күпме эшләячәгемне үзем хәл итәм. Барлык операцияләрне кесә телефонындагы махсус кушымта ярдәмендә генә башкарам, артык бюрократия һәм күп санлы кәгазь отчетлар белән азапланмыйм. Ә бу бик мөһим, чөнки минем вакытны янга калдыра, бу араны мин эшкә багышлый алам. Түләгәннән соң, үз клиентыма чекны мин шунда ук аның кәрәзле телефонына җибәрә алам. Бу да бик уңайлы.
Күптән түгел Александр үз клубында шөгыльләнүче балалар белән Екатеринбургта узган ярышлардан кайтты.
- Без «Золотой тигр» халыкара мульти-турнирда катнаштык. Чара инде 13 тапкыр уза, ә заманча кылыч сугышы кебек юнәлеш быел беренче тапкыр узды. Моңа кадәр мин үзем дә бу ярышта тарихи урта гасыр сугышы спортчысы буларак катнашкан идем. Хәзер үз шәкертләремне сынап карарга булдым, алар инде бер елдан артык шөгыльләнә, алар өчен тагын да көчлерәк һәм танылган көндәшләр белән көч сынашу мөмкинлеге яхшыга гына.
Һәр сәфәрдән яшь спортчылар бик күп медальләр һәм дипломнар белән кайталар. Екатеринбургка бару да бик нәтиҗәле булган.
- Ярышларда 8 кеше чыгыш ясады. Без 15 медаль алып кайттык: шуларның өчесе - алтын, икесе көмеш һәм тугызы бронза. Иң яхшы чыгыш ясаучылар: Антон Глинушкин, Әмир Шимерзоев һәм Ксения Фадеева. Ксюша шәхси беренчелектә бергә-бер сугышта алтын медальгә лаек булды. Шул ук вакытта ул кызлар белән дә, 10-11 яшьлек малайлар белән дә көрәшкән. Антон һәм Әмир командалы көрәшләрдә биш медаль алдылар һәм үзләрен бик квалификацияле һәм техник көрәшчеләр итеп күрсәттеләр. Бу балалар инде чыннан да югары казанышларга дәгъва кылучы спортчылар.
Балалар үз вакытларын файдалы шөгыльгә, спортка һәм укуга сарыф итәләр. Аларның күзләренә карауга тарихи сугышларны ошатулары яхшы аңлашыла. Ярышларга бару - ул бик күп тәэсирләр, күңелле вакыйгалар, танышулар, һәм, әлбәттә, яңа казанышлар яулау дигән сүз. Александр сөйләвенчә, команданың һәрвакыт запаста 4 сәгатьтән артык вакыты бар, алар аны шәһәр буенча сәяхәт итүгә багышлыйлар. Мәсәлән, бу юлы алар Екатеринбургның яр буе һәм үзәге буйлап йөргән. Һәр сәяхәттән соң, яңа спортчылар барлыкка килә, клуб турында күбрәк балалар һәм аларның әти-әниләре белә. Бу уңай тенденция Александрны бик сөендерә.
- Мин Питрәчтә һәм бөтен Татарстан буенча тарихи фехтование кебек спортның алга таба да үсүен телим. Без Казан клублары белән берлектә бу максатка таба барабыз. Булачак фестиваль кысаларында мин атлар белән чыгыш ясауга әзерләнәм. Шуның аркасында мин иппотерапия кебек юнәлеш белән таныштым. Һәм Казан ипподромы белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен квест-уен планлаштырдык. Анда Питрәчнең үзенчәлекле балаларын да алып бару планлаштырыла, - дип максатлары белән уртаклашты үзмәшгуль Александр Буздалов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса