Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзмәшгульлек – уңышлы бизнеска керешү өчен яхшы старт

Һәрбер кемгәдер ялланып эшләүче кешенең бервакыт җитәкченең кәефенә, оешманың финанс мөмкинлекләренә бәйле булмыйча, мөстәкыйль карарлар кабул итеп карыйсы килә башлый. Кыскасы, үзең яраткан һәм табыш китерерлек эш белән шөгыльләнү теләге туа. Мондый ниятләрне тормышка ашыру өчен, агымдагы ел башыннан, татарстанлыларга җавалылыгы чикләнгән җәмгыять яки шәхси эшмәкәрлек рәсмиләштерү таләп ителми, үзмәшгуль, ягъни һөнәри табыштан салымны түләүче буларак кына да теркәлергә мөмкин.

Мәктәптә укыган елларда ук Семен Иванов үз эше белән шөгыльләнү турында уйлый башлаган. Балигъ булгач ул, вакытын юкка сарыф итмичә, эшмәкәрлек белән ныклап шөгыльләнергә тотынган. Дөрес, үзе башта нәрсәдән башларга кирәклеген аңламадым, ди.
Бервакыт ул дуслары белән бергә “Батыр” кинотеатрында була. Шунда ук тумыштан килгән эшмәкәрлек сәләте аңа билге җибирә. “Монда нидер җитми”, - дип уйлап куя Семен үз эченнән. Башка кинотеатрлар атмосферасы белән чагыштыргач, ул бу табышмакның серен чишә.
Һәм тиз арада бу җитешсезлекне төзәтергә тотына, тиешле җиһазлар ала һәм интернеттагы видеодәресләр ярдәмендә кино сөючеләрнең иң яраткан азыгын – попкорн әзерләргә өйрәнә.
- Әлбәттә, попкорн әзерләп сату минем хыялларымның иң югары ноктасы түгел, аягында нык басып тора торган эшкуар булу өчен зур белемнәр һәм бай тәҗрибә кирәклеген мин яхшы аңлыйм. Бүгенге көндә мин эшкуарлар өчен махсус курсларда теоретик белемнәр туплыйм, параллель рәвештә үзмәшгуль буларак гамәли күнекмәләр алам, нәкъ менә шул статуста мин эшкуарлык эшчәнлеген башлап җибәрү өчен уңайлы һәм җайлы стартны күрдем.
Эшчәнлегемне законлаштыру өчен, кабинетларга йөреп чиратларда торырга туры килмәү мине бик сөендерде. Үзмәшгуль булу өчен мин бары тик “Минем салым” кәрәзле телефон кушымтасында теркәлдем. Өстәвенә, контроль-касса техникасын сатып алырга туры килмәде. Һәр сатудан соң кушымтага кереп, хезмәт күрсәтү атамасын һәм аның бәясен күрсәтәсең. Шуннан соң клиентка бастырып чыгарырга яки аның телефонына яки электрон почтасына җибәрергә мөмкин булган чек формалаша. Барлык мәгълүматлар автомат рәвештә салым хезмәтенә тапшырыла һәм һәр айның 25 нче көнендә түләү өчен исәп килә. Физик зат өчен салым сатудан 4 процент, ә юридик зат өчен 6 процент тәшкил итә. Әйтик, попкорнның иң кечкенә порциясе 100 сум тора, аны саткан очракта салым суммасы нибары 4 сум тәшкил итә, - дип санап күрсәтте Семен Иванов.
Әлеге режимның өстенлекләре моның белән генә тәмамланмый. Үзмәшгульләрнең пенсия һәм медицина иминиятенә билгеләнгән керемнәрне түләү бурычы юк. Аларга 10000 сум күләмендә салым түләве бирелә, шул рәвешле 4 процент ставка 3 процентка кадәр, ә 6 процент ставка 4 процентка кадәр кими. Үзмәшгуль кеше үз керемнәрен рәсми рәвештә раслый ала, ул законлы статуска ия, һәм теләгән очракта үз эшен хезмәт килешүе буенча булган төп эше белән бергә алып барырга мөмкин. Әмма кайбер чикләүләр бар, иң мөһиме – үзмәшгульгә ялланган хезмәткәрләрне җәлеп итәргә ярамый, бары тик үз көчеңә генә исәп тотарга кирәк.
- Планнарда алга китү өчен идеяләр күп, - дип уртаклаша Семен Иванов. – Мин теләсә кайсы бизнесны сыйфатлы алып бару өчен иң ныклы нигез дип белем алуну саныйм. Шуңа күрә якын арада югары уку йортына керергә җыенам. Зур оешмаларның ничек төзелүен һәм эшләүләрен эчке яктан күрү өчен, ялланып эшләүче хезмәткәр буларак тәҗрибә тупларга да теләгем бар, җитәкчелек өлкәсендә дә тәҗрибә туплау яхшы булыр иде. Мин үз эшемне үстерә алсам, әлбәттә, киңәйтәчәкмен, ул чакта инде шәхси эшмәкәр яки ҖЧҖ буларак теркәлергә кирәк булачак. Тәҗрибә туплау теләгем берьюлы үзмәшгульлек режимы барлыкка килү белән туры килүенә мин канәгать. Бу - уйланылган максатларымны тормышка ашыруның беренче адымнары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса