Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Үзмәшгульләр өчен салым” кемгә файдага булачак?

Татарстан күп кенә инновацион проектлар гамәлгә ашырыла торган мәйданчыкларның берсе булып санала, еш кына анда яңа законнар башка төбәкләрдәгегә караганда алданрак эшли башлый. Быел безнең республикада, төгәлрәге дүрт пилот төбәгендә – Мәскәүдә, Мәскәү һәм Калуга өлкәсендә, шулай ук Татарстан Республикасында – үзенә эшләүче гражданнарга карата “Профессиональ керемгә салым” махсус салым режимы кертелде. Ул 2019 елның 1 гыйнварыннан 2028 елның ахырына кадәр үтәр дип планлаштырыла. Хәбәрчебез Елена Зарипова аның барлык нечкәлекләре турында 6 нчы районара салым хезмәтенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге башлыгы Александра Вәлиуллинадан сорашты.

- Иң мөһим сорау: яңа режим кемнәргә карый, кемнәр профессиональ керемгә салым түләүгә күчә ала?
- Бу хезмәт килешүләре буенча ялланган хезмәткәрләре һәм эш бирүчеләре булмаган физик затлар, шул исәптән шәхси эшмәкәрләр ( РФ һәм башка дәүләтләр гражданнары), шулай ук файдаланган милектән, экспериментка кертелгән РФ субъектлары территорияләрендә эшчәнлек алып бару урыннарыннан табыш алмаучы. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, салым салына торган керем күләме елына 2,4 миллион сумнан (айга 200 мең сум) артмаска тиеш.
- Ставкалар нинди?
- Бу хезмәтләргә түләүчеләргә бәйле. Әгәр физик затлар белән эш итәсез икән, ул вакытта керемнән 4 процент түләргә туры килә, ә юридик затлар белән – 6 процент.
- Питрәчлеләр ничек профессиональ керемгә салым түләүче була ала?
- Моның өчен алар салым органында салым түләүче сыйфатында учетка басарга тиеш. Моны берничә ысул белән эшләргә була: “Минем салым” мобиль кушымтасы аша (Россия салым хезмәтендә эшләнгән), “Минем салым” Вэб-кабинеты аша яки әлеге режим кысаларында салым федераль салым хезмәте белән мәгълүмати хезмәттәшлекне тормышка ашыручы кредит оешмасы аша.
- Шәхси эшмәкәрләр ничек итеп махсус салым режимына күчә ала?
- Гомуми салым салу системасы һәм махсус салым режимнары: УСН, ЕСХН ЕНВД кулланучы шәхси эшмәкәрләр төрле вакытта профессиональ керемгә салым түләүгә күчә ала. Моның өчен аларга “Минем салым” мобиль кушымтасы аша яки вәкаләтле кредит оешмасы аша профессиональ керемгә салым түләүче сыйфатында учетка басарга кирәк. Әгәр эшмәкәр УСН, ЕСХН, ЕНВД куллана икән, профессиональ керемгә салым түләүче буларак учетка басканнан соң бер ай эчендә салым органына күрсәтелгән режимдагы салым салулардан куллануны туктату турында хәбәр итәргә тиеш.
- Профессиональ керемгә салым түләү ысуллары һәм срогы нинди?
- Профессиональ керемгә салымны үткән салым чорыннан соңгы айның 25 нче числосыннан да соңга калмыйча түләргә кирәк. Шуны ассызыклап үтәргә кирәк, монда төп чор булып ай билгеләнә. Профессиональ керемгә салым түләүче сыйфатында 2019 елның гыйнварында учетка баскан затлар беренче салымны 2019 елның 25 мартыннан да соңга калмыйча түләргә тиеш (беренче салым чоры өчен түләү вакытының аерым шартлары каралган).
- Әгәр кешенең гаджеты яки интернеты булмаса, ул ничек профессиональ керемгә салым түләүче буларак теркәлә ала?
- Әлеге салым режимыннан махсус программа тәэмин итү ярдәмендә генә файдалана ала.
Нәтиҗә ясап, шуны билгеләп үтәргә була, яңа салым режимы үзмәшгульләр өчен генә түгел, кече бизнеста теркәлгәннәр өчен дә отышлы. Мондый режимга күчкән кайбер шәхси эшмәкәрләргә эш алып бару күпкә отышлырак булачак.


Профессиональ керем – бу эш бирүчеләре булмаган, хезмәт килешүе буенча ялланган хезмәткәрләрне эшкә җәлеп итмичә генә эшчәнлек алып барган физик затлар кереме.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса