Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Золымны баш калкытканчы тыярга кирәк

Питрәчтә район ришвәтчелеккә каршы комиссиянең чираттагы утырышы булып узды. Анда район башлыгы Эдуард Дияров, авыл җирлекләре башлыклары, оешма, учреждение җитәкчеләре катнашты.


Комиссия утырышы район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәштә ярдәмчесе Валентина Урысованың 2013 елга ришвәтчелеккә каршы мониторинг нәтиҗәләре белән таныштырудан башланып китте.
- Татарстан Республикасы социаль-икътисади мониторинг комитеты һәр елны халыктан сораштыру үткәрә. 2013 елда тикшеренү эшләрендә 4165 төрле категория халык катнашты, шулардан 1505 кече һәм урта предприятие җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр. Сораштыруда катнашканнарның 66 проценты ришвәтчелекне ришвәт алу, 57 проценты - хезмәттәге вазифасыннан явыз файдалану, 38 проценты - куркытып сорап алу, 27 проценты гына бүләк бирү дип аңлый. Республикада респондентлар тормыш сыйфатына йогынты ясаучы төп проблемаларның берсе итеп товарлар бәясенең югары булуыннан (37%), эшкә урнашу мәсьәләсе (39%), хезмәт хакының түбән булуыннан һәм торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә проблемаларны (27%) саный. Төп проблемалар рейтингында түрәләр ришвәте 12 нче урында тора. Сораштыруда катнашканнарның 14 проценты аны район проблемасы буларак билгеләде, - диде Валентина Исааковна чыгышын дәвам итеп.
Ришвәтчелекне тасвирлаучы төп факторларның берсе булып үзләре дә ришвәтчелеккә дучар булганнар тәҗрибәсе тора. 2013 елда сораштырылганнарның 16 процентыннан артыгы шушы хәлгә юлыккан. Кызганыч, 2013 елда әлеге күрсәткеч арткан. Респондентларның 69 процентыннан артыгы ришвәтчелек хәленә юлыккач, килеп туган проблеманы ришвәт бирү юлы белән хәл итүне өстен күрә. Республикада яшәүчеләрнең өчтән бере ришвәт бирүдән баш тарткан һәм сораштыруда катнашканнарның 36 проценты проблемаларын уңай хәл иткән. 37 процентының проблемасы өлешчә генә хәл ителгән.
Мондый золым, ришвәтчелеккә каршы бөтендөнья белән көрәшергә кирәк, шул вакытта гына аны киметергә мөмкин булуын раслый. Сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, ришвәтчелек күренешләре турында халыкның 15,6 проценты гына хәбәр итә. 2013 елда безнең районда янап акча алу факты буенча хакимият органнарына мөрәҗәгать итүче булмаган (2012 елда 27 мөрәҗәгать).
Шәхси ришвәтчелек тәҗрибәсе, туганнар һәм якыннар тәҗрибәсе, ришвәтчелек күренешләре турында мәгълүмат төрле оешма хезмәткәрләренең ришвәтчелеккә юлыгуы турында фикер тудыра. Республика халкы фикере буенча, андыйлар өчлегенә ЮХИДИ хезмәткәрләре (63%), табиблар (56%), югары уку йортлары укытучылары (47%) керә. Республикада яшәүчеләр фикере буенча (43,5%) ришвәтчелекнең төп сәбәбе булып түрәләрнең эшләренә, керем-чыгымнарына тиешле контроль булмау тора. Халык ришвәтчелеккә каршы көрәшнең нәтиҗәлелеген законнарны кырысландыруда күрә (61%), респондентлар түрәләрнең ришвәтчелеккә каршы эшчәнлеген массакүләм мәгълүмат чараларында киңрәк яктыртуны тәкъдим итә.
Валентина Исааковна билгеләп үткәнчә, агымдагы елның беренче кварталында муниципаль актларны федераль һәм региональ законнарга туры китерү эше үткәрелгән, районда ришвәтчелеккә каршы көрәш өчен тагын да камил хокукый нигез булдырылган.
Валентина Урысова чыгышына кыскача йомгак ясап, район башлыгы Эдуард Дияров:
- Ришвәтчелеккә каршы көрәштә төп юнәлеш - ришвәтчелекне кисәтү, профилактик эш тора. Кайвакыт хокук бозулар юридик закон нечкәлекләрен белмәүдән килеп чыга, - диде.
Шул уңайдан утырышта авыл җирлекләре башкарма комитеты җитәкчеләре һәм башлыклары, район Советы гомуми бүлек җитәкчесе, район башкарма комитеты эшләре идарәчесенә ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча эшләнгән норматив-хокукый актларны юридик бүлеккә экспертизага тапшырырга тәкъдим итте.
Хәзерге вакытта, утырышта билгеләп үтелгәнчә, районда прокуратура белән үзара хезмәттәшлек урнаштырылган. Бу башкарма комитет һәм район Советы карарлары проектларын ришвәтчелек экспертизасы үткәрүдә ярдәм итә. Киләчәктә дә район прокуратурасы белән тыгыз элемтәдә эшләргә кирәк.
Утырышта билгеләп үтелгәнчә, товар, эш башкару һәм хезмәт күрсәтүгә заказлар аукционнарын үткәрүне юридик яктан дөрес итеп оештырырга кирәк.
Декларация кампаниясе тәмамланып килә. Авыл җирлекләре башлыклары һәм муниципаль хезмәткәрләр керем-чыгымнар, милек турында декларация тапшырырга тиеш. Район башлыгы Эдуард Дияров билгеләп үткәнчә, керем турында декларацияне тутыруга җитди карарга кирәк: банк счетларында калган акчаны күрсәтергә кирәк (әгәр булса). Авыл җирлекләре башлыклары һәм муниципаль хезмәткәрләр декларацияне электрон тапшыра, муниципаль учреждение җитәкчеләре элек расланган формада.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса