Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зур фатиры һәм яңа автомобиле булган гаиләләр ярдәм алмаячак

Аеруча мохтаҗ гражданнарга социаль ярдәм чаралары тәкъдим итүне көчәйтү өчен балага айлык пособие һәм пенсионерларга юлда йөрүгә айлык акчалата түләү билгеләгәндә гражданнар кеременнән тыш, 2019 елның 1 апреленнән аларның милек тәэмин ителеше дәрәҗәсе дә исәпкә алыначак.

Милкендә яхтасы, очу аппаратлары, кар автомобильләре, сәнәгать җитештерү объектлары, сәүдә объектлары, ике яки күбрәк автомобиле (шуларның берсенең чыккан елы өч елдан да артык булмаса), фатиры (аның мәйданы гаиләнең һәр әгъзасына 40 квадрат метрдан артып китмәсә) булган гаиләләрнең балаларына айлык пособие алу хокукы юк.
Пенсионерларга юлда йөрү өчен айлык акчалата түләү билгеләгәндә дә, милек тәэмин ителеше дәрәҗәсен исәпкә алганда да шундый шартлар каралган. Моннан тыш, ялгызы гына яшәүче, милкендә гомуми мәйданы 80 квадрат метрдан зуррак булмаган фатиры булган пенсионерның юлда йөрү өчен билгеләнгән айлык акчалата түләү алуга хокукы саклана.
Балага айлык пособие һәм юлда йөрү өчен айлык акчалата түләү тәкъдим иткәндә исәпкә алынучы милекләрнең тулы исемлеге белән сез Татарстан Республикасы Хезмәт, шөгыль һәм социаль яклау министрлыгы сайтында таныша аласыз.
Югарыда күрсәтелгән түләүләрне билгеләү һәм билгеләүдән кире кагу турындагы карар смс хәбәр белән җибәреләчәк яки Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында шәхси кабинет аша җиткереләчәк.
Элек билгеләнгән түләүләр билгеләнү вакыты тәмамланганчы биреләчәк, түләүләр алучының милек белән тәэмин ителеше дәрәҗәсен исәпкә алмыйча.
Милек белән тәэмин ителеш дәрәҗәсен исәпкә алып социаль түләүләр алу мәсьәләләре буенча консультацияне яшәү урыны буенча республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге бүлекчәләрендә ала аласыз. 8(84367)3-00-15, 3-06-69 телефон номерлары буенча һәм Pes.34@tatar.ru. электрон почтасы аша.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса