Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Конкурслар

“Балалар безгә тормышка куанып яшәргә ярдәм итә”

Питрәчтә “Сыйныф җитәкчесе” республика конкурсының муниципаль этабы үтте. Анда район мәктәпләреннән 11 укытучы катнашты. Алар һөнәри осталыкларын күрсәтте, балалар белән аралашу серләре белән уртаклашты. Жюри әгъзалары озак кына фикер алышканнан соң биш җиңүче турында игълан итте, әмма конкурсның зона этабына ике катнашучы гына барачак.

Питрәч икенче мәктәбендә конкурста катнашучылар укучылар белән тематик ачык дәресләр үткәрделәр, визитка формасында үзләренең хезмәт эшчәнлекләре белән таныштырдылар, шулай ук балалар белән ничек уртак тел табулары, җылы мөнәсәбәт урнаштырулары турында сөйләделәр.
- Без укытучы һәм укучы арасындагы үзара элемтәгә, конкурсантларның кыска вакыт эчендә балалар белән ничек итеп уртак тел табуларына һәм аларның парта артында утыручыларны кызыксындыруларына игътибар иттек, - дип билгеләп үтте балалар иҗат йорты директоры Дарья Юматова. – Аврылык шунда - алар сыйныф сәгатьләрен үз укучылары белән үткәрмәде. Күпләр бу биремне уңышлы башкарып чыкты. Минемчә, Татар Казысы мәктәбеннән физкультура укытучысы Азат Хәсәновның үткәргән дәресе үзенчәлекле булды. Ул эрудиция һәм логикага кагылышлы сораулар белән физик күнегүләрне берләштерде.
Кощак мәктәбеннән катнашучы конкурсант Екатерина Цыкина балалар белән “Дуслашу” үзара мөнәсәбәтләр темасына әңгәмә корды. Алар балалар белән чын дусларның нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге, сыйныфның бердәм тату командага әверелүенә ничек ирешеп булуы турында фикер алыштылар.
Яшь укытучы үзе белән таныштырганда фея ролендә чыгыш ясады, ул балаларга ярдәм итә, укыганда алар кулны-кулга тотынышып баралар. Шулай ук икенче мәктәп укытучысы Илсөяр Гыйсмәтова биремнәргә иҗади якын килгән, ул рәссамга әверелгән.
Богородск мәктәбеннән Эльмира Мәхмүтова бернинди образлар да кулланып тормаган, аның укучылары яраткан укытучыларының презентациясе өчен видеосюжетта бик рәхәтләнеп сценарист һәм актерлар булган.
- Конкурска әзерләнү процессы иң кызыгы булды. Без манекен-челлендж рәвешендә сюжет эшләдек - бу гадәти булмаган видео төшерүнең популяр төре. Мин балаларда лидерлык сыйфатларын үстерәм, аларны хәзерге заманда үзләрен ышанычлы тотарга өйрәтәм, бу аларга киләчәктә уңышка ирешергә ярдәм итәчәк, - диде ул. - Мин үзем дә актив педагогик тормыш алып барырга тырышам, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы буларак, парламент дәресләре үткәрәм. Мәсәлән, күптән түгел генә “Мәктәп думасы – лидерлык территориясе” республика конкурсында безнең “Буыннар дуслыгы” социаль проекты икенче урын алды.
Ленино-Кокушкинодан Гүзәлия Миндубаева үз чыгышында балаларның тормышка куанып яшәргә, заман белән бергә атларга ярдәм итүләрен билгеләп үтте. Ул икенче мәктәптән Илсөяр Гыйсмәтова белән Теләчегә конкурсның зона этабына барачак.
Шулай ук район дәрәҗәсендә җиңүче дип Богородск мәктәбеннән Эльмира Мәхмүтова, Кощактан Екатерина Цыкина, Шәледән Гөлия Низамова җиңүче дип танылды. Барлык катнашучыларны мактау грамоталары белән бүләкләделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса