Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Конкурслар

Игътибар, фотоконкурс!

Гашыйклар көне - аеруча да үзенчәлекле бәйрәм, ул романтика һәм уңай хис-кичерешләр белән тулы.

Бу көн алдыннан миллионлаган кешеләр яраткан кешеләренә нәрсә бүләк итим икән дип уйлана башлый. Конфетлар, чәчәкләр, открыткалармы? Якын кешеңне тагын ничек сөендереп була. Без сезгә бу эштә ярдәм итәргә булдык. Махсус Гашыйклар көне уңаеннан pestrecy-rt.ru сайтында иң романтик фотографиягә фотоконкурс игълан итә.
Безнең algared@yandex.ru электрон адресына үзегезнең фотоларыгызны юллагыз.
Конкурста катнашу тәртипләре:
- фотографияләр 14 гыйнвардан 28 гыйнварга кадәр кабул ителә;
- фотода, һичшиксез, кешеләр сурәтләнгән булырга тиеш;
- бер катнашучыдан бары тик бер фотография генә кабул ителә;
- исем-фамилияне һәм элемтә өчен телефон номерын күрсәтү зарур;
- конкурста фотоколлажлар катнашмый.

Мөһим!
Конкурска фото җибәреп, катнашучы аны сайтта һәм социаль челтәрләрдәге төркемнәрдә бастырып чыгаруга автомат рәвештә ризалыгын бирә.
2019 елның 29 гыйнварыннан 11 февраленә кадәр, pestrecy-rt.ru сайтында җиңүчеләрне ачыклау өчен Интернет-тавыш бирү узачак.


Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, өч җиңүче фотоконкурс спонсоры “Топаз” ювелир әйберләр салоныннан (Питрәч авылы, Казан урамы, 1В йорт, “Нарат” универсамы) бүләкләр алачак.


Интернет-тавыш бирү вакытында дөрес юл белән тавыш бирмәгән (накрутка) очракта, редакция катнашучыны конкурстан алырга хокуклы.
(16+)
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса