Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

Штрафларыгыз турында вакытында беләсегез киләме?

Юл камераларыннан алынган юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турындагы карарларны автомобиль хуҗаларының электрон почталарына алу мөмкинлеге туды. Район халкы да әлеге уңайлы хезмәттән файдалана ала.

Электрон почта адресына камера материаллары буенча алынган административ хокук бозулар турындагы эшләр буенча карарлар гына алырга була. Бу транспорт чаралары хуҗаларына штрафлар турында вакытында белү һәм аларны вакытында түләү мөмкинлеге бирә. Әлеге карарларны язмача китерү һәрвакытта да ышанычлы юл түгел, бигрәк тә, почта тартмалары булмаганнар өчен.

Электрон мөрәҗәгатьләр алу өчен берничә катлаулы булмаган гамәлләрне генә үтәргә кирәк. Беренче чиратта, билгеләнгән үрнәктә гариза-килешү формасын тутырырга кирәк. Гаризада барлык бүлекләр һәм юллар тутырылырга тиеш. Гариза бирүче барлык тиешле урыннарда имзасын куярга тиеш.

Тагын бер мөһим нәрсә - гариза автомобиль хуҗасы тарафыннан басма хәрефләр белән тутырылырга тиеш, бу ялгыш һәм хаталар җибәрмәү өчен эшләнә.

Гаризага документлар (ИНН, транспорт чарасын теркәү таныклыгы) күчермәләре теркәлергә тиеш.

Гаризаларның күчермәләре түгел, ә төп нөсхәләре кабул ителә. Документны ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ район бүлегенә китерергә.

Транспорт чарасы белән нинди дә булса теркәү эшләре алып барылган очракта, ул исемлектән автомат рәвештә алына. Яңа транспорт чараларын исемлеккә кертү өчен кабаттан мәгълүмат юлларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса