Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

Узган атнада район юлларында юл-патруль хезмәткәрләре исерек хәлдәге алты шоферны ачыклады

Икесе - Шәледән, тагын икесе - Казан шәһәреннән, калганнары Көек һәм Питрәч торак пунктларыннан.

Аларның барысына да судка җибәреләчәк материаллар төзелгән. Шоферларга 30 мең сум штраф һәм машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү яный.
Юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре атнага берничә тапкыр шундый рейдларга чыга. Бигрәк тә ял көннәрендә. Мобиль төркемнәр юлның төрле участокларына юл тота.

Беренче чиратта, без шик тудыручыларны туктатабыз. Мәсәлән, транспорт чарасы белән ышанычлы идарә итми торган, рульне бер яктан икенче якка бора торган кешеләрне. Шулай ук документларны тикшерү өчен юл хәрәкәтендә катнашучы башкаларны да туктатабыз. Исереклеккә шикләнгән очракта алкотестерда тикшерү узарга тәкъдим итәбез, - дип сөйләде юл-патруль хезмәте инспекторы Роман Закалов.


Бер атнага 16 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларның 3се зыян күрүчеләр белән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 125 очрагы ачыкланды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД Питрәч, Юл хәрәкәте иминлеге

2
X