Питрәчлеләр юл йөрү кагыйдәләрен белүдә һәм машина йөртү осталыгында ярыштылар
Катнашучылар ике этапта үз белемнәрен күрсәттеләр
Питрәчтә «Автосессия» конкурсы узды. «Беренчеләр хәрәкәте» белән берлектә оештырылган чара иң эрудицияле һәм оста яшь машина йөртүчеләрне ачыклады.
Катнашучылар үзләренең белемнәрен ике этапта күрсәттеләр: аларга юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча тест узарга һәм автомобиль йөртү осталыгын күрсәтергә кирәк иде.
Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Конкурс өчен призлар «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт учреждениесе тарафыннан бирелде. Чараны оештыручы һәм алып баручы – Питрәч һәм Балык Бистәсе районнары буенча ЮХИДИ ДБУ профилактика бүлеге җитәкчесе Лилия Хәйруллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia