Питрәчнең үзәк урамында юлларны ремонтлау дәвам итә
Советская урамында спорт комплексы бинасыннан алып җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасына кадәр юлларны төзекләндерү эшләре бара.
Хәзерге вакытта асфальт катламын алыштыралар. Шул ук вакытта тротуарларны ремонтлау да бара. Җәяүлеләр «зебра» аша узсын өчен «Айгөл» балалар бакчасы каршына коймалар куелды. Шулай итеп без «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» проектын эшләдек. Борт ташларын да урнаштырабыз, тамгалыйбыз, тирә-юньне төзекләндерәбез, - дип сөйләде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдинов.
Юл эшләре районга республика бюджетыннан бүлеп бирелгән өстәмә 10 млн сумга башкарыла. Бу акчага автомобиль һәм җәяүлеләр йөге зур булган ике территорияне ремонтлау турында карар кабул ителде. Беренче участок - югарыда күрсәтелгән Советская урамы, икенчесе – Питрәч икенче мәктәбе, анда эшләр башкарылган инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа