Питрәч автоюлында исерек шофер тоткарланган
"Тоннель" операциясе барышында
«Тоннель» оператив-профилактик чарасы Казан-Шәмәрдән автоюлының 16 километрында узды. Барлыгы 6 административ хокук бозу очрагы ачыкланды. Шул исәптән, страховка булмау, укылмый торган номерлар да. Машина йөртүчеләргә административ беркетмәләр төзелде.
Бер шофер исерек килеш транспорт белән идарә иткән. Ул тикшерүдән баш тарткан. Аның машинасы махсус стоянкага урнаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа