Питрәч районы авыл җирлекләре башлыкларының эш автомобильләрен тикшерделәр
ЮХИДИ хезмәткәрләре 21 машина тикшерде
Әлеге чараның максаты - дәүләт хезмәткәрләренең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм эш транспорт чараларын дөрес эксплуатацияләүне тикшерү.
– Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә бу акцияне беренче тапкыр гына уздырмыйбыз инде. Техник торышны, тонировканы, янгын сүндергечне, аптечканы тикшерәбез. Зур булмаган җитешсезлекләр ачыкланса, авыл җирлекләре бюджетларында автомобиль ремонтлауга акча каралган. Ә зур җитешсезлекләргә без район средстволарыннан акча бүлеп бирәбез, - дип сөйләде Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин.
Машина - авыл җирлекләре башлыкларының уң кулы. Аннан башка бер эш тә бармый. Шуңа күрә тикшерү алдыннан барлык җирлек башлыклары да үз тимер атлары өчен борчылды.
- Машинасыз беркая барып булмый. Минем территориядә өч авыл, автомобилем эштә бик булыша. Аларның төзеклеген даими тикшереп торалар. Ничә ел эшлим, әлегә автомобиль торышы буенча кимчелекләр булмады. Техникага сакчыл карарга тырышам, - диде Кощак авыл җирлеге башлыгы Зөбәйдә Саттарова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа