Питрәч районы Богородск авылы янында җитди юл һәлакәте булды
Җиңел автомобиль йөк машинасы белән бәрелешкән, шоферы үлгән.
Бүген төнге өченчедә М7 трассасында – республиканың Питрәч районындагы Богородское авылы янында җитди юл һәлакәте булган. «Лада»ның йөртүчесе караңгыда йөк автомобилен абайламаган һәм зур тизлектә аңа килеп бәрелгән дип фаразлана.
«Җиңел автомобильнең шоферына карап торышка 27-30 яшьләр тирәсе. Ир-ат машина салонында кысылып калган. Коткаручылар чакыртырга туры килде», - диде агентлыкка авариянең шаһитлары.
Нәтиҗәдә, «Лада»ның йөртүчесе алга җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа