Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

Питрәч районында кыргый хайваннарны бәрдерү очраклары ешайды

Машина көпчәкләре астында җәнлекләр генә түгел, автотранспорт пассажирлары да кала, дип хәбәр итә ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте.

Агымдагы елның 9 аенда Татарстанда кыргый хайваннар — поши, кыр кәҗәләрен, кабан дуңгызларын бәрдерүнең 109 очрагы теркәлгән.

Иң күп инцидентлар Алабуга, Питрәч, Әлмәт һәм Чистай районнарында булган.

Татарстан Республикасының биоресурслар буенча дәүләт комитеты автомобиль йөртүчеләргә тизлек режимын үтәргә, аеруча сак һәм игътибарлы булырга, кыргый хайваннарның миграциясе мөмкин булган урыннар турында мәгълүмат бирә торган билгеләргә игътибар бирергә һәм күбрәк тәүлекнең якты вакытында йөрергә тырышырга куша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД