Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

Питрәч районында «Язгы каникуллар» профилактик акциясе бара

Автоинспекторлар балигъ булмаган җәяүлеләргә, балаларны махсус утыргычлардан башка йөртүче шоферларга игътибар итә.

Агымдагы елның ике аенда безнең район юлларында балалар катнашында 2 транспорт һәлакәте булган. Ике очракта да балигъ булмаганнар травмалар алган. Шул уңайдан балалар юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалауга юнәлтелгән профилактик рейдлар үткәрелә. Нигездә, алар иртән, әти-әниләре балаларын балалар бакчаларына алып барган вакытта уза. Автоинспекторлар кечкенә җәяүлеләргә һәм пассажирларга, шулай ук балаларны махсус утыргычлардан башка йөртүчеләргә аерым игътибар бирә. Ел башыннан балаларны йөртү буенча юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган машина йөртүчеләргә 35 административ материал төзелде.

Балаларны алгы утыргычта - 12 яшькә кадәр, арткы утыргычта  - 7 яшькә кадәр, аларның авырлыгына һәм үсешенә туры килә торган махсус утыргычлар кулланып йөртергә тиеш. Дәүләт автоинспекциясе 12 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычларда йөрткәндә балалар өчен тотып тору җайланмаларыннан файдаланырга тәкъдим итә. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар куркынычсызлык каешларын эләктерергә тиеш, - дип билгеләп үтте Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Вячеслав Цыганов.

«Язгы каникуллар» профилактик акциясе 30 мартка кадәр дәвам итәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД Питрәч, Юл хәрәкәте иминлеге