Питрәч юлында 2 сәгать эчендә 14 хокук бозу очрагы ачыкланган
Казан-Шәмәрдән автомобиль юлының 16 нчы чакрымында «Тоннель» операциясе узды.
Рейд барышында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Питрәч районы буенча машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклады. Болар: исерек хәлдә машина белән идарә итү, балаларны креслосыз йөртү, каешның эләктерелмәве.
Автобуслар да туктатылды. Биредә эшләр заказлы һәм даими йөртүне, таныклыкларны тикшерүгә юнәлдерелде. Соңгыларының чит илнекеләр түгел, ә Россиянеке булуына аерым игътибар бирелде.
Нәтиҗәдә, 2 сәгать эчендә 14 төрле кагыйдә бозу очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа