Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

Питрәчтә юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды

Биредә үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте турында фикер алыштылар.

9 июльдә Иске Шигали-Питрәч автоюлының бишенче километрында мотоцикл йөртүче җәяүлене бәрдерде.
Хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлә. Һәлакәт кичке сәгать 10да килеп чыга, зыян күрүче яктылык кайтаргыч элементлардан башка була.
Административ эш кузгатыла, хәл ачыклана. Бу юл фаҗигасе чираттан тыш утырыш уздыру өчен сәбәп булды. Комиссия рәисе Альберт Хәбибуллин әлеге юл участогының бик куркыныч булуын билгеләп үтте. Анда һәрвакыт җанлы хәрәкәт, юл фаҗигасе булган Шихазда авылында яшәүчеләр Казанга, Питрәчкә барып, кире кайта…
Киңәшмә барышында катнашучылар район автоюлларының бу һәм башка куркыныч участокларында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү чаралары турында фикер алыштылар һәм тиешле карарлар кабул иттеләр. Бу - ясалма яктырту җайланмасы урнаштыру, шулай ук тротуарлар, җәяүлеләр кичүе, ясалма тигезсезлекләр урнаштыру белән бәйле чаралар.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елның октябрендә Питрәч авылында Комсомольская урамында яшь хатын-кызны бәрдерәләр. Шофер үз машинасын калдыра һәм җәяүлегә бернинди ярдәм дә күрсәтмичә качып китә. Зыян күрүченең үле гәүдәсен үтеп баручы күреп ала. Күптән түгел суд аны юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуда гаепле дип тапты һәм иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде. Аны 7 ел гомуми режимлы төзәтү колониясе көтә. Хөкем ителүчегә 2,6 ел дәвамында транспорт идарәсе белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнүне тыйганнар һәм мораль зыян өчен 1,8 миллион сум күләмендә компенсация түләткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД Питрәч, Юл хәрәкәте иминлеге