Район мәктәпләрендә «Имин юл хәрәкәте атналыгы» акциясе узды
Аның төп максаты - балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм аларны киметү.
Бу вакытта балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен тагын да ныграк өйрәнделәр, төрле тематик конкурсларда һәм викториналарда катнаштылар.
Һәр мәктәп бу атнаны төрлечә билгеләп үтте. Мәсәлән, Богородск мәктәбенең беренче сыйныф укучылары Питрәч районы ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очраштылар. Ә Ленино-Кокушкино мәктәбендә укучыларга мәктәптән өйгә кайту юлының куркынычсыз маршрутын күрсәттеләр. Көек авылындагы «Алгоритм» лицееның яшь инспекторлары отрядына йөрүчеләр башка укучыларга җәяүлеләр вазыйфаларын искә төшерделәр, бергәләп светофор һәм җайга салучы сигналларын өйрәнделәр, укучыларның өс киемендәге яктылык кайтаргычларны тикшерделәр, танып-белү видеосы да ясадылар.
Мондый чаралар районның барлык мәктәпләрендә дә оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа