1 апрельдән 30 апрельгә кадәр ТР автомобиль юлларында транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә
Чикләү күчәргә йөкләнеше билгеләнгән күрсәткечләрдән артып киткән авыр йөк транспорт чараларына кагыла. Төбәк һәм муниципальара юлларда транспорт чараларының күчәренә йөкләнеш 6 тонна гына рөхсәт ителә.
Мондый тыю пассажир автобусларына, чүп ташучы машиналарга, ягулык, азык-төлек продуктлары, хайваннар, авыл хуҗалыгы азыклары, дару препаратлары, орлык фонды, ашламалар, почта, гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерү өчен йөкләргә, аварияләрдә һәм ремонт эшләрендә юл техникасын һәм материалларны йөртүгә кагылмый.
Авыр йөк транспорт чарасында махсус рөхсәттән башка хәрәкәт итүгә административ җаваплылык, хәтта машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа