2022 елның 1 мартыннан автомобильчеләргә яңа штрафлар булачак
“Административ хокук бозулар турында”гы Кодекска үзгәрешләр кертелгәч, түбәндәгеләр өчен җавап тотарга туры киләчәк:
— өй каршындагы күлдәвек янына машина куйсаң — 4000 сум;
— күпкатлы йортның ишегалдында фара, тәрәзә, дәүләт номеры юган өчен — 300-5000 сум;
— балалар мәйданчыгы янында машинаңны калдырсаң — 5000 сум;
— кузовының бер генә детале булмаса да, машина “автохлам” категориясенә кертеләчәк һәм мондый автомобиль белән йөрүчегә 1000-3000 сум штраф каралган;
— артык якты фара яки лампочкасы янмаган машина белән йөрүчегә, тәгәрмәче сезонга туры килмәгәннәргә, алгы тәрәзә чистарткыч булмаганнарга һәм анда видеорегистратор яки наклейкалар ябыштыручыларга, бамперы яньчелгәннәргә 500 сум штраф салырга мөмкиннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа